Казан Татар укытучылар мәктәбе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
[[1876 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябрендә]] Казанда сигезъеллык Татар укытучылар мәктәбе - "Татарская учительская школа" ачыла. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче казна башлангыч татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. Шул төрдәге мәктәпләр арасында сан буенча өченче. Аңа кадәр шундыйрак мәктәпләр [[Уфа]] һәм [[Акмәчет]]тә ачыла. Мәктәп Бутягин йортында урнаша (хәзер Тукай урамы) урнашкан.
 
Уку йортын булдыру – 1871 елда татар мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнгән бөек тюрколог-галим [[Вилһелм Радлов]] башлангычы. Радлов мәктәп өчен программалар әзерли, дәреслекләр төзи, укытучыларны таба. Уку йортының төп максаты – “мөселман динендәге яшь егетләрне Казан губернасының татар мәктәпләрендә урыс телен тарату өчен әзерләү”.
 
Мәктәптә уку 4 ел тәшкил иткән. Мәктәпкә 15 яшькә җиткән егетләр алынган. Укучылар хәрби хезмәттән азат ителә.
Уку-укыту программасына 1нче сыйныфтан урыс теле, математика, дин гыйлеме, табигать белеме, икенче сыйныфтан аларга тарих, география өстәлә. Өченче курстан педагогика һәм дидактика укытыла. Шулай ук рәсем дәресләре, сызым ясау, гимнастика дәресләре керә. Татар теле укытылмый.
 
Уку-укытуга абруйлы мөгаллимнәр җәлеп ителә. КъпчелекКүпчелек укытучылар урыслар була. Татарлардан мәктәптә табигать белемен һәм урыс телен [[Ибраһим Терегулов]] белән [[Каюм Насыйри]], дини гыйлемнәрне [[Шиһабетдин Мәрҗани]], аннары [[Таиб Яхин]], рәсем һәм каллиграфияне [[Шакирҗан Таһиров]] укыта. Инспекторлар (хәзергечә - директор булыр иде) булып: [[Мөхәммәтгали Мәхмүтов]] (1876-1881), [[Шаһбазгәрәй Әхмәров]] (1881-1900), [[Михаил Пинегин]] (1900-07), В.П.Брюханов (1907–11), В.А.Зеленецкий (1911–12), И.М.Крестников (1912–17).
 
Уку йортына шик белән караучы татар халкының ихтирамын яулау өчен укучыларның әхлак һәм тәртип якларына зур игътибар бирелгән. Укучылар биш вакыт намаз укырга, атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, мөселманча киенергә тиеш була. Моны мәктәпнең тәрбиячеләре даими тикшереп торган.