Казан Татар укытучылар мәктәбе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Казан татар укытучылар мәктәбе''' — урыс-татар казна мәктәпләре өчен укытучылар хәзерләүгә хезмәт иткән уку йорты.
#ЮНӘЛТҮ[[Казан педагогика көллияте]]
 
[[1876 ел]]ның [[13 сентябрь|13 сентябрендә]] Казанда сигезъеллык Татар укытучылар мәктәбе - "Татарская учительская школа" ачыла. Татар укытучылар мәктәбе башлангыч белем бирүче казна башлангыч татар мәктәпләре өчен мөгаллимнәр әзерләргә тиеш була. Шул төрдәге мәктәпләр арасында сан буенча өченче. Аңа кадәр шундыйрак мәктәпләр [[Уфа]] һәм [[Акмәчет]]тә ачыла. Мәктәп Бутягин йортында урнаша (хәзер Тукай урамы) урнашкан.
 
Уку йортын булдыру – 1871 елда татар мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнгән бөек тюрколог-галим [[Вилһелм Радлов]] башлангычы. Уку йортының төп максаты – “мөселман динендәге яшь егетләрне Казан губернасының татар мәктәпләрендә урыс телен тарату өчен әзерләү”.
 
Мәктәптә уку 4 ел тәшкил иткән. Мәктәпкә 15 яшькә җиткән егетләр алынган.
Уку-укыту программасына 1нче сыйныфтан урыс теле, математика, дин гыйлеме, табигать белеме, икенче сыйныфтан аларга тарих, география өстәлә. Өченче курстан педагогика һәм дидактика укытыла. Шулай ук рәсем дәресләре, сызым ясау, гимнастика дәресләре керә. Татар теле укытылмый.
 
Уку-укытуга абруйлы мөгаллимнәр җәлеп ителә. Къпчелек укытучылар урыслар була. Татарлардан мәктәптә табигать белемен һәм урыс телен [[Ибраһим Терегулов]] белән [[Каюм Насыйри]], дини гыйлемнәрне [[Шиһабетдин Мәрҗани]], аннары [[Таип Яхин]], рәсем һәм каллиграфияне [[Шакирҗан Таһиров]] укыта. Инспекторлар (хәзергечә - директор булыр иде) булып: [[Мөхәммәтгали Мәхмүтов]] (1876-1881), [[Шаһбазгәрәй Әхмәров]] (1881-1900), [[Михаил Пинегин]] (1900-07), В.П.Брюханов (1907–11), В.А.Зеленецкий (1911–12), И.М.Крестников (1912–17).
 
Уку йортына шик белән караучы татар халкының ихтирамын яулау өчен укучыларның әхлак һәм тәртип якларына зур игътибар бирелгән. Укучылар биш вакыт намаз укырга, атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, мөселманча киенергә тиеш була. Моны мәктәпнең тәрбиячеләре даими тикшереп торган.
 
1876-1917 елларда эшләү дәверендә әлеге мәктәпнең көндезге бүлеген 396 кеше тәмамлаган. Беренче чыгарылыш 1880 елда була, ул елны мәктәпне 5 кеше тәмамлый.
 
Монда төрле елларда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче [[Гаяз Исхакый]], сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты [[Садри Максуди]], революционер [[Хөсәен Ямашев]], шагыйрь [[Сәгыйть Сүнчәләй]], татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе [[Ильясбәк Кудашев-Ашказарский]], галим [[Мөхетдин Корбангалиев]], [[Гыйлем Камай]], [[Гыйбад Алпаров]], дәүләт эшлеклесе [[Мирсәет Солтангалиев]]ләрне атарга була.
 
 
http://www.archive.gov.tatarstan.ru/_go/anonymous/main/?path=/pages/ru/2nart/92vistupl/442Sharangina «Казанская татарская учительская школа – новое образовательное заведение для татар (по документам Национального архива Республики Татарстан)»
http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/13/126004/ Татар укытучылар мәктәбе бик күп татар зыялыларын формалашуга этәргеч биргән, дип саный галимнәр.