Нәкый Исәнбәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Юл номеры - 39:
Нәкый Исәнбәт – тел галиме дә. Күп еллар дәвамында [[татар теле]]нең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырды.
 
Аның «[[Уракчы кыз (җыр)|Уракчы кыз]]», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый.
 
Яңа тормыш корырга тотынган хезмәт кешеләренең образларын гәүдәләндергән романтик-оптимистик рухлы шигырьләр, сәхнә жанрында иҗат ителгән «Һиҗрәт» ([[1923]]), «Культур Шәңгәрәй» ([[1927]]), «Пикүләй Шәрәфи» ([[1929]]), «Портфель» ([[1929]]) кебек сатирик комедияләр, көндәлек матбугатта басыла килгән публицистик мәкаләләр, фельетоннар — болар һәммәсе Н. Исәнбәтне [[1920-еллар|1920 еллар]] [[татар әдәбияты]]ның күренекле вәкиле итеп таныталар.