Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
АХБ исбатлау кабул ителгән процедура буенча үткәрергә кирәк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 49:
 
Галимнәр В.В. Ученова, Н.В. Старых Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып [[Казан ханлыгы]] җимерелгәнгә кадәр телдән яшәп килгән рекламаның 3 төрен күрсәтәләр:
# Шәһәрдән шәһәргә йөреп сату иткән вак кәсепчеләр, һөнәрчеләрнең реклама эшчәнлеге. Әлеге кәсепчеләр төймә, энә, арзан бизәнү әйберләре, тукымалар белән сату иткән. Шәһәр эчендә сату итүчеләр вак тәмләткечләр, кәнфит, җәен кваскуас белән сату иткәннәр, вак һөнәрчеләр (савыт-саба ямаучылар, кием-салым тегүчеләр, күмер сатучылар) үз хезмәтләрен кычкырып мактап йөрергә мәҗбүр булган.
# Төп сату урыннары яки кибетләре булган сатучыларның рекламасы. Әлеге төргә кибет төбендә чакырып торучылар рекламасы керә. Үз кибет товарын тәкъдим итү билгеле бер кагыйдәләргә буйсынып башкарылган. Мәсәлән, 1) башка сәүдә урыннарындагы товарны яманламаска, 2) чит сатучылар турында тискәре сүз сөйләмәскә.
# Ярминкәләр рекламасы. Борынгы чорларда ярминкәләр мәдәни учак ролен үтәгән, чөнки анда барлык сәяси, иҗтимагый, көнкүреш яңалыклары таратылган. Ярминкәләр үсеше - борынгы рекламаның үсешенә йогынты ясаган факторларның әһәмиятлесе. Тарих материалларына нигезләнеп, шул чор төрки-татар халкы тормышында да сәүдә, базар мөнәсәбәтләренең алга китүен әйтә алабыз. Алтын Урда, Казан ханлыгында киң таралган ярминкәләрне гадәти базарлардан традиционлык, тамашалылык һәм бер урынга бәйле булуы аерып торган. Башкалардан аерылып тору максатыннан кәсепчеләр еш кына сатарга куелган товарларга билге ясаган. Һәм бу күренеш гадәткә кереп киткән. Ярминкәләрдә сөрән салучыларның абруе тагын да үскән, товар белән кызыксындыру өчен реклама сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, сәхнәләштерелгән рекламага кадәр барып җиткән . Ярминкәдә сатучы, үз товарым үтсен дисә, иң эффектлы һәм нәтиҗәле ысуллардан файдаланырга тиеш булган, хәтта махсус такмаклар уйлап табылган.
Юл номеры - 128:
 
== Реклама төрләре ==
[[Рәсем:Реклама - Билайн.jpg|thumb| right|250px|<center>"Билайн" рекламасы]]
Реклама аерым кешеләргә дә, җәмгыятнең төрле катламнарына да, тулаем алганда бөтен халыкка да икътисади максатларны гына түгел, ә сәяси, идеологик, дини һәм башка максатларны да күздә тотып, йогынты ясау мөмкинлеген бирә. Үз чиратында, хакимият башлыклары, иҗтимагый хәрәкәтләр, сәяси партияләр, бигрәк тә сайлау кампанияләре барышында әлеге реклама үзенчәлегеннән бик оста файдаланалар.Реклама күренешен махсус өйрәнгән галимнәр хезмәтләрендә рекламаның күп төрләре күрсәтелә.
 
Юл номеры - 299:
 
* '''''Сәяси листовкалар'''''
[[Рәсем:Сәяси листовка.jpg|thumb| right|250px|<center>Сәяси листовка]]
Сәяси листовкаларның тамырлары бик борынгы чорга барып тоташа. Аларның килеп чыгышын XIV гасырга бәйлиләр. Чөнки бу вакытта, беренчедән, кәгазь эшләү башлана, икенчедән, листовкалар бик арзан була. Алар иң мөһим сәяси текстларны халыкка җиткерү чарасы булып хезмәт иткән.Хәзерге көндә сәяси листовкалар сайлаучыларга тәэсир итә торган бер корал булып исәпләнә.
Мәсәлән: «1995 елгы парламент сайлауларында [[КПРФ]] [[Русия]] буенча 13 млн. 158 мең листовкалар тараткан. Бу листовкаларның күбесе радио һәм телевидение үтеп керә алмаган регионнарда таратылган».