Ризаэддин Фәхреддин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
Ризаэддин Фәхреддин [[1886 ел]]да [[Казан]]га сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме [[Шиһабетдин Мәрҗани]] белән очраша. Аннан соң, [[1887 ел]]ның 19 июнендә [[Уфа]]да имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең [[гарәп теле]] грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.
=== Санкт-Петербург ===
1888 елның җәендә [[Петербург]]ка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам фәлсәфәсечефәлсәфәчесе Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул [[Шиһабетдин Мәрҗани]], [[Җәмалетдин Әфгани]] һәм [[Исмәгыйль Гаспралы]]ны үзенең рухи остазлары дип санаган.
=== Илбәк авылы ===
1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхреддин Бөгелмә өязенең [[Илбәк|Илбәк авылында]] имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.