Мөнир Якупов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Туган көне → Туу көне using AWB
Юл номеры - 7:
|Тугандагы исеме =
|Тулы исеме = Мөнир Әхәт улы Якупов
|ТуганТуу көне = 25.03.1949
|Туу урыны = [[Сембер өлкәсе]], {{Туу җире|Иске Кулаткы районы|Сембер өлкәсендә}}, [[Иске Атлаш]] авылы
|Үлү көне =
Юл номеры - 13:
|Еллар =
|Дәүләт = Русия
|Һөнәрләр = [[Җырчы|җырчы]]
|Моң =
|Кораллар =
Юл номеры - 32:
 
Яшь җырчының театрда беренче рольләреннән А.Бородинның “Кенәз Игорь” операсында Игорь партиясе була. Классик урыс операсында бу партия иң катлаулылардан санала, һәм аны яңа гына консерватория тәмамлаган яшь җырчыга тапшыру үзе үк аңа зур ышаныч күрсәтеп, киләчәктә аның чын оста булып үсәчәгенә өмет баглауларын күрсәтә. Җырчы Римский-Корсаковның “Патша кәләше”ндә – Грязной, П.Чайковскийның “Пиковая дама”сында граф Томский, Д.Пуччининың “Богема”сында – Шонар, “Тоска” операсында – Скарпиа, Ж.Бизеның “Кармен”ында – Эскамильо, М.Мусоргскийның “Борис Годунов”ында – Борис, Д.Вердиның “Риголетто”сында – Риголетто, “Травиата” операсында Барон һәм башка образларны иҗат итә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу рольләрнең күбесен Мөнир Якуповка кадәр урыс җырчылары гына башкарган. Опера сәхнәсеннән бушаган арада Мөнир 50-70 нче елларда опера сәнгате йолдызлары, ә аннан соң филармониягә эшкә күчкән Татарстанның халык артистлары [[Венера Шәрипова]], [[Фәхри Насретдинов]], [[Сара Садыйкова]] кебек җырчылар белән концертлар куеп, элеккеге Советлар Союзының бик күп төбәкләрендә була.
 
 
Мөнир Якупов татар опера сәнгатен үстерүгә дә лаеклы өлеш кертте. Ул театрда татарча куелган барлык сәхнә әсәрләрендә катнашып килә. Җырчы С.Сәйдәшевнең “[[Наёмщик (драма)|Наёмщик]]” музыкаль драмасында – мулла, Бату Мөлековның “Кара йөзләр” операсында – Галимҗан, Җ.Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясендә – Кәрим бай, Н.Җиһановның “[[Алтынчәч]]” операсында – Хан, “Муса Җәлил”дә Ишназаров партияләрен башкарды.
 
2006 елдан [[Казан консерваториясе]]ндә укыта.
 
Соңгы елларда [[Әнвәр Бакиров]]ның “Тукай” операсы һәм [[Бату Мөлеков]]ның “Сөембикә” операсы тамашачыларга Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә концерт шәкелендә (декорациясез) тәкъдим ителде. Композитор Ә.Бакиров Тукай партиясен лирик-драматик баритон тавышка язган һәм Мөнир Якупов бу рольне бик оста, үзенчәлекле итеп башкарды. Ә “Сөембикә” операсында М. Якупов Сөембикәнең ире Сафагәрәй партиясендә җырлый. Б.Мөлеков бу операсын иҗат иткәндә Сафагәрәй партитурасын Мөнирнең вокаль һәм артистлык мөмкинлекләрен истә тотып язган. Композитор [[Резеда Ахиярова]]ның [[Габдулла Тукай]]га багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Мөнир Якупов Тукайның иҗатташ дусты [[Фатыйх Әмирхан]] партиясен башкара.
 
{{rq|image}}
Строка 47 ⟶ 46 :
 
{{DEFAULTSORT:Якупов, Мөнир}}
 
[[Төркем:Татар опера җырчылары]]
[[Төркем:Татарстанның халык артистлары]]