Айгөл Хәйруллина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Туган көне → Туу көне using AWB
Юл номеры - 7:
|Тугандагы исеме = Айгөл Әнвәр кызы Хәйруллина
|Тулы исеме =
|ТуганТуу көне = 29.03.1984
|Туу урыны = {{Туу җире|Казан|Казанда}}
|Үлү көне =
Юл номеры - 25:
}}
<small>{{мәгънәләр|Хәйруллина}}</small>
'''Айгөл Хәйруллина''' (''сәхнә исеме'' Айгөл Хәйри, ''тулы исеме'' Айгөл Хәйруллина (Табаева), Айгөл Әнвәр кызы Хәйруллина) — татар җырчысы, [[Казан дәүләт консерваториясе]]нең опера студиясе солисты, [[Камал театры|Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының]] чакырулы солист-вокалисты, «Моң» мәктәп-студиясе һәм продюсерлык үзәге җитәкчесе. [[Салих Сәйдәшев]], [[Рәшит Ваһапов]] исемендәге бәйгеләр җиңүчесе (''[[2008]]''). Борис Покровский исемендәге премия лауреаты (''[[2009]]'').
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1984 ел]]ның [[29 март]]ында [[Казан]]да галим [[Әнвәр Хәйри]] гаиләсендә туган. Музыка мәктәбен, [[Казан музыка укуханәсе|И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсе]]нең хор дирижерлыгы бүлеген (''[[2003]]''), «''академик вокал''» белгечлеге буенча [[Казан дәүләт консерваториясе|Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен]] (''[[2010]]''), Казан консерваториясенең вокал кафедрасында аспирантура (''[[2013]]'') тәмамлый. Язмышын сәнгать белән бәйләргә уйлаган студентларны укыта. [[Казан дәүләт консерваториясе]]нең опера студиясендә эшли. [[Камал театры]]нда җырлы рольләр башкара, вокал буенча педагог булып эшли.
 
== Иҗаты ==
Балалар бакчасына йөргәндә беренче тапкыр сәхнәгә аяк басып, алты яшендә республикакүләм бәйге-фестивальләрдә катнаша. «Туган ил», «Сагыну», «Янбикә», «Гөлҗамал», «Зөлхиҗҗә», «Зөбәрҗәт», «Тәфтиләү» һ.б. халык җырларын башкара. «[[Күк капусы ачылганда]]» фильмында (''режиссер'' [[Фәрид Дәүләтшин]]) уйный. [[Финляндия]], [[Төркия]], [[Франция]] (''[[Канн]]''), [[Чехия]] (''[[Праһа]]''), [[Швеция]], [[Алмания]]дә чыгыш ясый.
 
== Репертуар ==