Берлин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Christine Volpert (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 219:
 
=== Берлин парклары ===
Шәһәрнең көнбатышында һәм көньяк-көнчыгышында киң урманнар урнашкан. Каланың һәр урамы диярлек агачлар белән бизәлгән. Шулай итеп Берлинны [[Алмания]]дәге иң яшел метрополия дип атап була. Берлинда 2500 артык парклар һәм ял итү урыннары бар. Аларның гомуми мәйданы 5500 гектарһектар. Парклар, урманнар, елгалар, күлләр һәм каналлар шәһәр мәйданының 30 % җирен били.
 
Шәһәр уртасында Тиргартен паркы урнашкан. 5 гасырдан артык вакыт дәверендә ул шәһәрнең иң иске һәм зур (210 гектарһектар) паркы. Элек Тиргартен шәһәр капкалары алдындагы урман булган. Аны каланың аксөякләре атта йөрү һәм аучылык өчен кулланганнар. Соңрак шәһәр үсеп урманны биләп алган.
 
Тиргартен паркыннан тыш Трептов-парк та зур мәйдан алып тора. Ул [[1876 ел|1876]]-[[1882 ел|1882]] елларда Берлинның беренче бакча төзелеше директоры Иоганн Генрих Густав Мейер җитәкчелегенә төзелә. [[1896 ел]]да Трептов-паркта һөнәрләр күргәзмәсе үтә.
Юл номеры - 227:
Берлин ботаника бакчасы аерым игътибарга лаек. Ул шәһәрнең көньяк-көнбатышында урнашкан һәм шәһәрдәшләр арасында ял итү урыны буларак популяр.
 
Шуннан тыш Берлинда 2 зоопарк бар: Берлин зоология бакчасы һәм Фридрихсфельде. [[1844 ел]]да нигезе салынган Берлин зоопаркы Алманиядә иң искеләрдән санала һәм ул иң зур коллекциягә ия (14000 хайван, 1500 төр). Икенче зоопарк Көнчыгыш Алманиядә төзелә һәм Аурупада мәйданы буенча иң зур зоопарк булып санала (160 гектарһектар).
 
=== Музейлар ===