Каен: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
к clean up using AWB |
||
Юл номеры - 20:
==Сыйфатлама==
Каен бер өйле үсемлек, ягъни ата чәчәкләр дә ана чәчәкләр дә бер үк агачта. Кыш көне каен агачында алкалар барлыкка килә. Яз көне шушы алкалардан сары тузан коела. Бу — каенның чәчәк атуы. Яшел алкалар — җимешле (ана), ә сарылары серкәчле (ата). Каен бер үк вакытта чәчәк ата һәм яфрак яра башлый. Каен яфрак ярып бетергәнче, агачлар арасында җил яхшы искәндә чәчәк атып калырга тырыша. Чөнки каен чәчәкләре җил ярдәмеңдә серкәләнә. Безнең якларда каен уртача 4 майда , яз иртә килгәндә 22 апрельдә ә соң килгәндә 18 майда чәчәк ата. Бер атна, 10 көн эчендә каен чәчәк атып бетерә. Шушы ук вакытта, каен яфрак яра башлый. Бер ай дигәндә агачның яфрак пластинкалары тулысынча формалашып бетә.Яз көне кар эреп бетәр-бетмәс каен кышкы йокыдан уяна. Туклыклы сыекча — каен суы тамырдан кәүсә буенча югары күтәрелә.
Каен орлыгы җәйнең иң эссе вакытында (27 июль) өлгерә һәм коела. Кечкенә генә канатлы орлыкларны җил төрле якка очыртып алып китә. Каенның 5000 орлыгы 1 грамм тарта. 1
Җәй ахырында каен яфрагы саргая башлый. Кайбер корылыклы елларны каен августта ук саргая башласа, дымлы елларны агачта сары яфрак сентябрьдә генә күренә. Башка агачлардан аермалы буларак каен яфрагы бары тик сыек сары төскә генә керә. Бер айдан аз гына артык вакыт эчеңдә каенда бер генә яшел яфрак та калмый. Беренче кыраулар, салкыннар башлангач яфраклар саргаю тизләнә. Саргайган яфраклар агачта озак тормый, коела. [[3 сентябрь]]дә җирдә беренче коелган сары яфраклар күренсә, [[23 октябрь]]дә каенда бер яфрак та калмый.
Бер төп каен бер көнгә 6 чиләк, ә 1
==Төрләре==
Каенның берничә төре бар: иенке каен, ак каен, елак каен, салынкы каен, сөялле каен, асылмалы каен.
Юл номеры - 34:
Кара каенның бер яшьлек чыбыклары мамыклырак, йомшак, ботаклары бервакытта да иенке булмый, өскә карап кына үсә. Кара каен дымлырак, торфлырак, сазлыклырак урыннарда үсәргә ярата. Иенке каенга караганда күләгәгә чыдамрак. Кара каенның агачы карасу төстә була. Алар бер-берсенә бик нык охшаганнар.
Безнең якларда нигездә иенке яки сөялле каен үсә. Ул киселгән яки янган урман яннарында бик тиз үсеп, тернәкләнеп китә һәм урман полосалары тәшкил итә. Сөялле каенның биеклеге 25 метрга кадәр җитә. Кәүсә һәм ботаклары ап – ак кайрылы; яшь ботаклары кызгылт-көрән төстә, куе сумалалы сөялләр белән капланган. Яфраклары ромб яисә йомыркасыман формада, читләре телле –телле челтәр сыман бизәкләнгән. Чәчәкләре алкасыман. Сөялле каен май башында чәчәк тә ата, яфрак та яра. Башка агачлардан аермалы буларак, каен ап – ак кайры белән каплана. Халыкта аны каен тузы дип атыйлар. Каен тузы – каенның тышчасы ул, аны төрле бәла – казалардан саклаучы. Каен тузы бер – берсе белән бик тыгыз ябышкан күпсанлы бөкесыман үле күзәнәкләр җыелмасыннан тора. Шуңа күрә каен тузы яңгырларны үткәрми, агачны черүдән саклый. Каен тузы катлы – катлы булып урнаша. Ул китап битләрен хәтерләтә, чөнки һәр катын аерып алып була. Ә бер каты агачның бер еллык тышчасын тәшкил итә. Элек заманнарда, кәгазь уйлап табылганчы, кешеләр каен тузына язганнар. Смоленский, Псков, Тверь, Витебск өлкәләрендә галимнәр каен тузына язылган 600 истәлек язуы тапканнар. Димәк, каенга кешеләр үзләренең серләрен ышанып тапшырганнар.
==Икътисади әһәмияте==
Каенның [[үзагач]]ы каты, нык, авыр, ак төстә. Каеннан [[фанера]], [[мебель]], [[чаңгы]], машина детальләре, [[мылтык]] һәм [[инструмент]], [[балта]], [[чүкеч]] саплары, [[арба]] һәм [[чана]] өлешләре, столярлык инструментлары ясыйлар. Ныклык соралган урыннарда каен кулланыла. Каен агачы дымлы урыңда бик тиз чери, каен такта калҗая.
Каен агачы пила чүбен, калдыкларын химик юл белән эшкәртеп [[метил спирты]], [[уксус]], [[ацетон]], скипидар алалар. Агач спиртын лак, формалин һәм [[ислемай]] эшләүгә тотыла. Агач спирты синтетик каучук эшләү өчен иң кирәкле чимал.
==Чыганагы==
|