Суар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к , Суар бәклеге башкаласы. Төп халкы - чуашларның бабалары саналган суарлар кабиләсе.
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 1:
'''Суар''', шулай ук '''Сувар''' — [[Болгар дәүләте|Болгар иле]]ндә иң эре шәһәрләрнең берсе, [[Суар бәклеге]] башкаласы. Төп халкы - [[чуашлар]]ның бабалары саналган [[суарлар]] кабиләсе.
 
10нчы гасыр­да ул хәтта [[Болгар шәһәре|Болгар шәһә­ре]] белән дә ярышып яшәгән. Суарның куәтле шәһәр ныгыт­малары 100 гектарһектар чамасы җир­не биләгән. Кайбер урыннарда бу ныгытмалар икешәр рәтле итеп са­лынган. Алардан хәзер 5 чакрым­га сузылган биек җир үрләре һәм тирән чокырлар гына сакланып калган.
 
10нчы йөздә [[Әл-Бәлхи]] исемле гарәп галиме болай дип язып калдырган: {{цитата|автор=|Болгардан ерак түгел икенче бер шә­һәр — Суар урнашкан. Биредә дә Җәмигъ мәчет бар. Мөселман ди­ненә өндәүче, ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә, дип әйтте. Йортлары агачтан салынган һәм аларда кышын торалар, җәен исә киез тирмәләргә таралалар.}}
 
Суар хәрабәләре Татарстан­ның [[Спас районы]] [[Кузнечиха |Кузнечиха]] авы­лыннан 4 чакрым еракта [[Утка|Утка елгасы]] буенда урнашкан. Шәһәр­лекнең бер почмагына сыенып утырган кечкенә генә Татарский Городок исемле авылны җирле халык әле дә Шәмсуар дип атый.
 
Суар шәһәре, [[Биләр]] кебек үк, [[монгол яулары]] вакытында җимертелеп, җир йөзен­нән мәңгегә юкка чыга.
Юл номеры - 15:
* [http://suvar.net/ «Сувар» музее.]
 
[[Төркем:Татарстан тарихы]]
[[Төркем:Идел буе Болгары]]
[[Төркем:Юкка чыккан шәһәрләр]]