Урман: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
АХБ исбатлау кабул ителгән процедура буенча үткәрергә кирәк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 27:
 
==Урман байлыгы==
Русия урманнарында 160 тан артык төрле җиләк-җимеш агачы һәм куагы үсә. Урман җиләкләренең уңышы елына 11 миллион тонна, [[чикләвек]] – 5 миллион, гөмбәнеке 330 мең тәшкил итә. Хәтта уңыш аз булган елларда да 1 гектарһектар җирдән 50 килограмм эрбет чикләвеге, 10 килограмм гөмбә, 60 килограмм [[карлыган]], 100 килограмм [[мүк җиләге]] җыярга була.
 
Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул. Урман үсемлекләре һавадан кеше һәм [[хайваннар]] бүлеп чыгарган [[углекислый газ]]ны йотып бара һәм аны [[кислород]] белән баета. Исәпләүләр күрсәткәнчә, мәсәлән, дүрт зур агач бер кешене тәүлек буена җитәрлек кислород белән тәэмин итә.
Юл номеры - 43:
==Урманнар һәм кешелек активлыгы==
 
Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектарһектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. [[Англия]]дә урман җирләренең 95 проценты кырылса, [[Италия]], [[Франция]], [[Испания]] кебек илләрдә бу табигать байлыгының 10-15 проценты кына калган.<ref name="ktrb.ru"/> Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектарһектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Аның 722 миллион гектарһектар урман, аларда 75 миллиард кубометр [[үзагач]] запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур [[янгын]]нар нәтиҗәсендә миллион гектарһектар урман юкка чыкты.<ref>[http://drogganoye.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/154621.htm Сайрар кошларың белән матур син, урман!]</ref>
 
Урманның иң явыз дошманнарыннан берсе – [[янгын]]нар. Корылыклы елларда безнең көннәрдә дә илнең теге яки бу районында урман янгыннары кабына. Үткән елда янгыннар яздан ук башланды, бу мәгълүматны кешеләргә таратмаска тырыштылар. Көз көне дә, җәйге янгыннар беткәч тә, алар туктамады. Урман янгыннары чыгуга еш кына кеше сәбәпче була, чөнки урман янгыннарының 95% ы торак пунктларыннан 20 километрга кадәр булган арада кабына. Урман янгыннары, нигездә, урманда булган кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыга.<ref name="Агачларда кеше язмышы"/>
 
Русиядә янгын китергән зыянны бетерүгә 1 гектаргаһектарга 1 сум, [[Белоруссия]]дә – 13 сум, [[АКШ]]та – 100 тапкыр күбрәк бирелә. Әгәр Русиядә урманны саклау өчен нәтиҗәле чаралар күрелсә, 2010 елда килгән янгын һәлакәтен 5-10 тапкырга киметеп булыр иде.<ref name="Агачларда кеше язмышы"/>
 
2011 елда [[БМО]]ның Үзәк ассамблеясе тәкъдиме белән Халыкара “Урманнар елы” дип игълан ителгән. Бу юкка гына түгел - урманнар мәйданы кимегәннән кими бара. Биологлар билгеләп үткәнчә, урман мәйданнарының кими баруы глобаль әһәмияттәге тискәре процессларга китерә. Нәтиҗә буларак, [[туфрак]] эрозиягә дучар була, [[үсемлекләр]] һәм [[хайваннар]] дөньясы төрлелеге кими, сулык бассейннары начарлана, [[атмосфера]] һавасында [[углекислый газ]] арта, сәнәгать һәм ягулык максатларына ярашлы агач күләме кими.<ref name="tat.tatar-inform.ru">[http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/01/09/81650/ Гамәлгә куелган Халыкара Урман көне [[төркиләр]] һәм [[иранлылар]]ның [[Нәүрүз]]енә туры килә]</ref>
 
==Татарстан урманнары==
Татарстан Республикасы 6 млн. 800 мең гектарһектар чамасы мәйдан били, шуның нибары 1 млн. 271 мең гектарыһектары, ягъни 17 проценттан бераз артыгы – урманнар. Аларның 16 проценты – [[ылыслылар|ылыслы]], 59 проценты – [[яфраклы агачлар]]дан торган катнаш урманнар.
[[Ылыслы урман]]да [[чыршы]] һәм [[нарат]] агачлары, [[мүк]], [[абага]], нарат җиләге, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кымызлык үсемлек – үләннәре үсә. [[Яфраклы урман]]да [[каен]], [[юкә]], [[өрәңге]], [[имән]], [[миләш]] агачлары, [[читләвек]], [[кура җиләге]], [[гөлҗимеш]], [[балан]] куаклары, энҗе чәчәк, курай үләне, канлы үлән үрчи.
 
[[XVIII гасыр]] башында [[Казан губернасы]] биләмәләренең 50 процентын урманнар биләгән булган. Урманнарның шулкадәр кырылу сәбәпләре дип [[Петр I]] әмере белән, [[Санкт-Петербург]] каласын салуга, аннары хәрби суднолар төзүгә урман (нигездә, ылыслысын) кисүне, [[XX гасыр]]да республикада күпләп [[нефть]] чыгаруны, [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]] һәм [[Түбән Кама сусаклагычы|Түбән Кама]] [[сусаклагыч]]лары гамәлгә кергәч су бастыруны, чәчүлек җирләр атап була.<ref name="tat.tatar-inform.ru"/>
 
[[Екатерина I]] тәхеткә утыргач, Урман конторасы бетерелеп, урманнарны саклау һәм карау [[алпавыт]]ларга, старосталарга һәм приказчикларга йөкләнә. Гомуми күзәтү воеводаларга һәм губернаторларга тапшырыла. Мондый чаралар урманнарны юкка чыгару дәрәҗәсенә китерә: рөхсәтсез урман кисү, чәчүлек һәм болынлыклар өчен меңнәрчә-меңнәрчә гектарһектар агачлар аударыла. [[Павел I]] чорында бу кимчелекләр бетерелә.<ref>[http://ursaevo.ucoz.net/publ/25-1-0-131 II кисәк. XX БҮЛЕК. УРМАННАР – ЗУР БАЙЛЫК]</ref>
 
Аеруча зур югалтулар [[имән]]лекләр кичерде. Петр I заманында ук бездәге төз имән агачларын Казанның [[Бишбалта бистәсе]]ндә [[кораб]]лар төзү өчен файдаланганнар. Әле [[1940-еллар|1940 елларда]] имәнлекләр урманнарыбызның 40%ын биләп торганнар. 1978-1979 елгы салкыннар республикада имәннәргә зур зыян салган иде. Хәзер Татарстанда имәнлекләр биләп торган мәйданнарны кабат торгызу планлаштырыла.