Баязит Дим: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: БАССР - Changed link(s) to Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Юл номеры - 27:
[[1909 ел]]ның 24 гыйнварында [[Уфа губернасы]] [[Бәләбәй өязе]] [[Әлшәй районы|Әлшәй]] волосте (хәзерге [[Башкортстан]]ның [[Дәүләкән районы]]) [[Аюхан]] [[авыл]]ында туган.
 
[[1924]]-[[1928 ел]]ларда [[Бәләбәй татар педагогика укуханәсе|Бәләбәй педагогия техникумында]] укый . Әлеге уку йортында вакытында [[БАССРБашкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы|республика]] матбугатында, мәсәлән, [[«Кызыл таң» газетасы|«''Яңа авыл''»]] [[газета]]сында, студент [[яшьләр]] тормышыннан хәбәрләре белән даими катнашып килә. Үзенә ''Баязит Дим'' [[псевдоним]]ын ала.<ref>[http://www.bashinform.ru/news/602248/ башинформ сайтында]</ref>
 
[[1928 ел]]да уку йортын тәмамлагач, [[«Кызыл таң» газетасы |«''Коммуна''»]] [[газета]]сына эшкә чакырыла.
 
[[1929 ел]]да фирка [[БАССРБашкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы|өлкә]] комитеты Б. Димне [[Туймазы]]га, [[Башкортстан АССР]]да иң беренче нәшер ителә башлаган 4 [[Башкортстанның район гәҗитләре|район газетасы]]ның берсен <ref>[http://journalist-rb.ru/pages/view_news.html?id=352 БР журналистлар берлеге сайты]</ref> – [[Туймазы хәбәрләре |«''Ленин юлы''»]] [[газета]]сын оештырырга җибәрә.<ref>[http://algarb.ru/redakciya/tarix Алга (Борай районы) газетасы сайты]</ref> Алдагы елларда әлеге [[газета]]ның редакторы булып эшли.<ref>[http://www.tuimazimcb.ru/index.php?id=49&Itemid=172&layout=item&option=com_k2&view=item Туймазы китапханәсе сайтында]</ref>
 
[[1931 ел]]да Б. Дим [[Кызыл армия]]гә алына. Чик саклау гаскәрләрендә офицер булып хәрби хезмәт үтү аның өчен чын тормыш мәктәбенә һәм иҗат чыганагына әверелә. [[1934 ел]]да армиядә сәяси җитәкче (''политрук, полк комиссары'') итеп билгеләнә. Хәсән күле, Халхин – Гол ([[Монголия]]) янында [[Япония|японнарга]] каршы сугышларда катнаша. [[Бөек Ватан сугышы|Сугыш]] башланыр алдыннан Баязит Баянов хезмәт иткән дивизияне [[Көнбатыш]]ка күчерәләр.
 
== [[Бөек Ватан сугышы]]нда ==
[[Бөек Ватан сугышы|Сугышның]] беренче көннәреннән үк полк комиссары Баязит Баянов яуга керә, фронтның алгы сызыгында була. [[Смоленск]] өчен барган сугышта каты яралана. Яралардан дәвалангач, [[Мәскәү]] янындагы сугышларда катнаша, тагын яралана. Аны хәрби хезмәттән азат итәләр. [[Уфа]]га [[гаилә]]се янына кайтып, фирка [[БАССРБашкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы|өлкә]] комитетының хәрби бүлегендә мөдир урынбасары булып эшли башлый, ләкин сугышта алган яраларыннан [[1945 ел]]ның [[көз]]ендә [[Уфа]]да вафат була.
 
[[Бөек Ватан сугышы]]нда бертуганнары да катнаша – сеңлесе Мөкәррәмә хәрби табиб була, энесе Рифгать 19 яшендә [[Төньяк]] [[Кавказ]]да һәлак була.<ref>[http://davlekanovo-cbs.my1.ru/index/bajazit_dim/0-87 Дәүләкән китапханәсе сайтында]</ref>
 
== Иҗаты ==
Баязит Димнең иҗат гомере кыска булды. Утызынчы елларда [[БАССРБашкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы|республика]] матбугатында бер-бер артлы «''Яз'' ''җыры''», «''Яшьлек''», «''Барыбер яз килер''», «''Авылым турында''» хикәяләре басыла.
[[1930 ел]]да [[авыл]]да күмәкләштерү сәясәте турында «''Шалаштагы тормыш''» повесте басылып чыга.