Төп менюны ачу

Үзгәрешләр

43 байта добавлено ,  3 года назад
к
Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Октябрь революциясе - Changed link(s) to Бөек Октябрь инкыйлабы
Гали Рәхим [[1892 ел]]ның [[4 ноябрь|4 ноябрендә]] [[Казан]]да туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң [[Мәскәү]] сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.
 
Г. Рәхимнең [[1909 ел]]да «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. [[1913 ел]]дан башлап, «Ак юл» журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. [[Бөек Октябрь инкыйлабы|Октябрь революциясереволюциясеннән]]ннән соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза.
 
Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдыра.