Полинезия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
 
Юл номеры - 1:
[[Файл:Polynesia-triangle.png|200px|thumb|right|Полинезия өчпочмагы]]'''Полинезия''' — 1000 дан артык утраулардан гыйбарәт [[Океания]] субтөбәге. [[Тын океан]]ның үзәк өлешендә, 23°30’ т.к. — 28° к.к. ва 176° кч.о. — 109°20’ кб.о. арасында урнашкан.
 
Полинезия составында [[Тонга]], [[Һавай утраулары|Һавай]], [[Тувалу]], [[Феникс утраулары|Феникс]], [[Токелау]] утраулары, Кук архипелагы, Көнбатыш Самоа, Көнчыгыш Самоа, [[Лайн утраулары|Лайн]], [[Тубуаи]], [[Маркиз утраулары|Маркиз]] утраулары, [[Пасха утравы]], [[Җәмгыять утраулары]], [[Туамоту утраулары|Туамоту]] утраулары һ.б. бар. Мәйданы 26 мең км² (Яңа Зеландияне исәпләмичә). Төньяк очы [[Һавай утраулары]], көньяк-көнбатыш очы [[Пасха утравы]] һәм көньяк-көнчыгыш очы [[Яңа Зеландия]] булган өчпочмакны хасил итә.
 
Утрауларның күпчелеге янартау атылуы нәтиҗәсендә пәйда булган, калганнары — мәрҗән утраулары. Янартау утрауларның рельефы таулы (иң биек ноктасы 4205 м, Һавай утравындагы Мауна-Кеа сүнгән [[Янартау|янартавы]]), мәрҗән утрауларының җир өсте яссы һәм иңкү. Һавай, Самоа һәм Тонга утрауларында хәрәкәттәге [[янартау]]лар бар.
 
Файдалы казылмалардан фосфорит, боксит чыганаклар бар. Утраулар мәрҗән рифлары белән уратылган. Климат — экваториаль, тропик, пассатлы. Уртача еллык температура +22…+26°С. Еллык явым 1500 ммдан 3500 ммгача, көчле давыллар була. Утраулар даим яшел субекваториаль һәм тропик урманнар белән капланган, җил тими торган тау битләүләре саванналардан гыйбарәт. [[Каһвә]], какаокакау, каучуклы агачлар, шикәркамыш, ананас, [[дөге]], маниок үстерелә. Диңгез хайваннары аулана, энҗеләр алына. Халыкара туризм үсеш алган.
[[Төркем:Полинезия]]
{{Регионнар}}
 
[[Төркем:Полинезия]]