2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
УЕФА Аурупа футбол чемпионатлары
(аермасы юк)

21 ноя 2016, 08:47 юрамасы

2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты (порт. Campeonato da Europa de Futebol 2004) — 2004 елда узган уникенче УЕФА Аурупа футбол чемпионаты. Чара 12 июньнән 4 июльгә кадәр Португалиянең сигез шәһәрендә (Лиссабон, Порту, Авейру, Коимбра, Брага, Гимараеш, Фару һәм Лейрия) үткәрелгән.

2004 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Португалия
Вакыт 12 июн 2004 — 4 июл 2004
Такымнар 16
Үткәрү урын(нары) 10 (8 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Юнанстан
Икенче урын  Португалия
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 31
Кертелгән туплар 77 (бер мачта 2.48)
← 2000 елгы Аурупа футбол чемпионаты
2008 елгы Аурупа футбол чемпионаты →

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан. Латвия милли футбол җыелмасы Аурупа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 31 уенында 77 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Милан Барош (Чехия) - 5 туп.

Финалда Юнанстан җыелмасы Португалияне 1:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Аурупа чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урынны Нидерландлар һәм Чехия җыелмалары бүлешкән.