1988 елгы Аурупа футбол чемпионаты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
УЕФА Аурупа футбол чемпионатлары
(аермасы юк)

20 ноя 2016, 20:21 юрамасы

1988 елгы Аурупа футбол чемпионаты (алман. Fußball-Europameisterschaft 1988) — 1988 елда узган сигезенче УЕФА Аурупа футбол чемпионаты. Чара 12 июньнән 27 июньгә кадәр Көнбатыш Алманиянең сигез шәһәрендә (Мүнхен, Гелзенкирхен, Һамбург, Франкфурт, Дүсселдорф, Һанновер, Шуттгарт һәм Көлн) үткәрелгән.

1988 елгы Аурупа футбол чемпионаты
Тулылыклар
Кабул итүче ил Федератив Алмания Җөмһүрияте
Вакыт 10 июн 1988 — 25 июн 1988
Такымнар 8
Үткәрү урын(нары) 8 (8 шәһәрдә)
Урыннар
Чемпион  Нидерландлар
Икенче урын  ССРБ
Ярыш статистикасы
Уйналган мачлар 15
Кертелгән туплар 34 (бер мачта 2.27)

Ярышта 8 җыелма такым катнашкан. Ирландия милли футбол җыелмасы Аурупа чемпионтларында беренче тапкыр катнашкан.

Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 8 такым ике төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.

Чемпионатның 15 уенында 34 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Марко ван Бастен (Нидерландлар) - 5 туп.

Финалда Нидерландлар җыелмасы Советлар Берлеге җыелмасын 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр Аурупа чемпионы исеменә лаек булган.