Салих Япиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 33:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:С.Япиев_1.jpg|200px|thumb|right|Истәлек тактаташы. Казан, Зур Кызыл урамы, 17]]
[[1914 ел]]ның [[17 сентябрь|17 сентябрендә]] [[Чиләбе]]дә татар мәктәбе укытучысы (''соңрак хисапчы-тикшерүче'') гаиләсендә туган. Чиләбедә җидееллык мәктәпне (''[[1930 ел|1930]]'') һәм коммуналь төзелеш техникумын (''[[1934 ел|1934]]''), Свердловск коммуналь төзелеш мөһәндисләре институтының 1 курсын<ref>[http://nailtimler.com/people_page/people_28ya/yapeev_salih_zalyaletdinovich.html «Чикләрсез татарлар» сайтында]</ref>, Ленинград коммуналь төзелеш мөһәндисләре институтының 2 курсын тәмамлагач, [[1936 ел|1936]]-[[1938 ел]]ларда Чиләбедә 85нче аерым укчы батальонда [[армия|хәрби хезмәт]] үтә, Казан хәрби укуханәсендә кече командирлыкка укып, бүлекчә командиры итеп билгеләнә. [[Армия]]дән кайткач, [[1938 ел|1938]]-[[1941 ел]]ларда Чиләбе «Водоканал» оешмасында төзелеш бүлеге прорабы булып эшли.
 
== Бөек Ватан сугышы ==
Юл номеры - 47:
* [[1953 ел]]да [[Чистай өлкәсе]] ЭЭМ идарәсе башлыгы урынбасары.
* [[1954 ел]]да Татарстан АССР эчке эшләр министры итеп билгеләнә<ref>[http://www.knowbysight.info/YaYY/12434.asp Коммунистлар фиркасе һәм Шуралар берлеге тарихы (1898-1991)]</ref>
24 ел республика милициясе белән идарә итә, үзе дә җинаятьләрне ачуда катнаша. [[Менделеевск]] төрмәсендә тоткыннар бунт күтәргәч, коралсыз гына ялгызы төрмәгә сөйләшергә керә, бер сәгатьтән тоткыннар тынычлана. [[1964 ел]]ның [[гыйнвар]]ында [[Мәскәү]]дә һәм [[Мәскәү өлкәсе]]ндә сабый балаларны үтереп йөрүче маньяк пәйда була. Җинаятьченең шәхесе ачыклана, ул Ионисян дигән бәндә була. [[Казан]]да туй үткәрергә җыенган җинаятьчене [[Казан-Пассажирлы|Казан тимер юл вокзалында]] кулга алуны Япиев оештыра, үзе сорау да ала.
 
[[1978 ел]]ның [[март]]ында, гариза язып, ТАССР эчке эшләр министры вазифасыннан китә, ССРБ ЭЭМ академиясенең Мәскәү юридик филиалының Казан бүлекчәсе башлыгы итеп билгеләнә. Шул көннән педагог хезмәте башлана. [[Пенсия]]гә чыккач та, 9 ел милиция ветераннары җәмгыять оешмасы эше белән шөгыльләнә. [[1993 ел]]ның [[20 декабрь|20 декабрендә]] вафат була.