1994 елгы дөнья футбол чемпионаты: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) ФИФА дөнья футбол чемпионатлары |
|||
Юл номеры - 26:
Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 3 - Африкадан, 3 - Азиядән, 2 - Төньяк Америкадан. Юнанстан, Нигерия һәм Согуд Гарәпстаны милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Барлыгы 52 уен уйналган, 141 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Христо Стоичков (Болгария), Олег Саленко (Рәсәй) - 6 туп, Ромарио (Бразилия), Роберто Баҗо (Италия), Юрген Клинсманн (Алмания), Кеннет Андерссон (Швеция) - 5 туп.
Финалда Бразилия җыелмасы Италияне матчтан соңгы пинәлти сериясендә 3:2 (матчның төп һәм өстәмә вакыты 0:0 исәбе белән тәмамланган) исәбе белән җиңеп, дүртенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчында Швеция футбол җыелмасы Болгарияне 4:0 исәбе белән җиңгән.
[[Төркем:Футбол буенча дөнья чемпионатлары]]▼
{{ФИФА дөнья футбол чемпионатлары}}
▲[[Төркем:Футбол буенча дөнья чемпионатлары]][[Төркем:1994 ел спортта]]
|