Әфганстан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 51:
Әфган атамасы беренче тапкыр [[982 ел]]да килеп чыга. [[Гарәпләр|Гарәп]] сәяхәтчесе [[Ибн Баттута]] ил хакында боларны әйтте: «Без Кабулда булдык. Кабул бик зур шәһәр булган, ә хәзер монда фарсы кабиләре яши. Алар үзләрен әфган атыйлар».
 
== Җәгърафия ==
Илдә күп таулар, тигезлекләр бар. Төньякта Бактрий тигезлеге урнаша. Якында [[КаракумКараком]] чүле, Әфганстанның көнбатышында Наомид чүле, Дашти-Марго чүле урын ала. Дәүләтнең иң зур тавы — Ношак (7492 м). Илдә иң зур елгалар: [[АмударьяАмудәрья]], [[Герируд|Һерируд]], [[Гильменд|Һилмәнд]].
 
Файдалы казылмаларга килгәндә, илдә күп [[күмер]], [[тоз]], [[сера]], кыйммәтле металлар, [[бакыр]], [[нефть]], [[мрамор|мәрмәр]]. Айнак исемле бакыр чыганагы [[Ауразия]]дә иң зур санала.
 
=== Климат ===
Әфганстан территориясенең зур өлеше коры субтропик континенталь климаты зонасында урнашкан. Җәе эссе һәм коры (июльнең уртача температурасы +32…+35 °C, тауларда +10…+14 °C), кышы җылы, тауларда суык (гыйнварның уртача температурасы тигезлекләрдә 0…+8 °C; -30 °Cка хәтле суыклар да күзәтелә, тауларда 0 °C дан түбән, аяз көннәр күп була). Уртача еллык явым-төшемнәр саны төньякта 170-280 мм, чүлләрдә 40-50 мм, тау битләүләрендә 800 миллиметргача. 
 
== Тарих ==
Беренче кешеләр бу җирләрдә 5000 ел элек пәйда булган. Озак вакыт дәвамында Әфганстан [[Персия империясе]] хакимлеге астында булган. [[VII гасыр]]да дәүләткә гарәпләр килә, алар [[Ислам]] динен алып килә. [[10 гасыр]]да төркиләрнең [[Газнәвид империясе]]нә керә. Ислам килү белән дәүләттә фәннең, мәдәниятнең зур үсеше башлана.