Һарун Таҗиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: мөһәндисләштерү, replaced: мөһәндис → мөһәндис (2) using AWB
Юл номеры - 27:
Һарун Сабир улы Таҗиев (Дашкин) [[1914 ел]]ның [[11 май|11 маенда]] [[Польша]]да (ул вакытта Польшаның бер өлеше [[Русия империясе]] составында була) туа. Һарун Таҗиев 1921 елда әнисе белән [[Бельгия]]гә күчеп китә.
 
Һарун Таҗиев хезмәт юлын мөһәндис-агроном буларак башлый, аннан геолог һәм тауларны өйрәнүче [[мөһәндис]] булып хезмәт итә. Нәтиҗәдә, кыр тикшеренүләренең өлгесен вулканологиягә күчереп, әлеге фәндә чын яңарыш ясый. Һарун Таҗиев, кайнап торган вулкан авызында эзләнүләр алып бару – ачышка омтылган һәр вулканологның ту­рыдан-туры вазифасы, дип исәпләгән. Чөнки аңа кадәр вулканнарны билгеле бер ераклыкта гына өйрәнгәннәр.
 
Таҗиевның җир йөзендәге дистәләгән актив вулканнарга, шул исәптән [[Көньяк Африка]]дагы Афар тирән сөзәк чокырына (анда ике лава күлле, дөньядагы иң эре вулканнарның берсе урнашкан) экспедициясе дә мондый эзләнүләрдә махсус белгечләрнең катнашуы кирәклеген күрсәткән. Кырык ел дәверендә ул, төрле галимнәр төркеме белән эшләп, «тектоник плитәләр» теориясен нигезләгән. Вулканнарның күп кенә физик, химик элементлары, лава күлләренең даимилеге, су асты вулкан атышларының хәрәкәте һәм башка бик күп ачышлары аның табигый һәлакәтләрне кисәтү гамәленә нигез салган.