Нәҗибә Сафина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
== Шулай ук карагыз == {{Викиөзек}}
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: мөһәндисләштерү, replaced: мөһәндис → мөһәндис using AWB
Юл номеры - 32:
[[1979 ел|1979]]—[[1983 ел|1983]] елларда Нәҗибә Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) [[Кама таңнары (гәҗит)|«Кама танңары»]] исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шигырь бәйрәмнәре [[1982 ел]]да [[Уфа]]да [[башкорт теле]]ндә чыккан ''«Йәш көстәр»''(«Яшь көчләр») һәм [[1984 ел]]да [[Казан]]да чыккан «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.
 
Шулай да яшь каләмнең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге кайбер даирәләрдә ризасызлык тудыра, нәтиҗәдә ул «Кама таңнары» газетасында эшләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була 1983—1990 еллар арасында ул [[Нефтекама]] шәһәренең автсамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастр, [[мөһәндис]]-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифалары башкара, [[1987 ел]]дан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә.
 
[[1990 ел]]дан башлап Нәҗибә Сафина [[Казан]] шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «[[Шәһри Казан]]» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшләде, аннары 1993—1996 елларда [[«Сөембикә» журналы]] редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкләде. [[1997 ел]]дан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.