Равил Сәлихмәт: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Шанхай → Шаңхай (6) using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up, replaced: инженер → инженер using AWB
Юл номеры - 41:
[[1963 ел]]да алар [[АКШ]]ка күчеп килә. Әмма анда да Равилгә бер либерияле дусты [[Пакстан]]ның [[Карачи]] белǝн [[Лахор]] арасында, Равалпинди янында төзелǝчǝк буа төзелешендǝ эшлǝү тәкъдимен ясый. Сǝлихмǝтлǝр янә юлга чыга. Шул ук елда атасы Кǝшшаф Сǝлихмǝт вафат була. Равил анасын үзе янына ала, тик озакламый ул да вафат була.
 
[[1966 ел]]да Равил кире АКШка кайта. Биредә ул [[инженер]] эшен [[Көнбатыш Вирджиния]], [[Мичиган]], [[Калифорния]], [[Аляска]] штатларында башкара, кичке укуларга йөреп белемен күтәрә. Аның тәҗрибәсен һәм телләр белүен күреп, мөселман татар булуын да исәпкә алып, җитәкчеләре аны тагын да читкә, [[Алжир]], [[Согуд Гарәбстаны]] һәм [[Бруней]]га җибәрә.
 
Гомеренең соңгы елларында, бигрәк тә каты авыру кичергән, ятакка беркетелгән хатыны Элва вафатыннан соң, Равил Сәлихмәт татар мәсьǝлесе белǝн тагын да ныграк кызыксына башлады, ата-анасының Шаңхайдагы эшчǝнлеген өйрәнергә тырышты, интернет җәелә башлаган чорда [[Искǝндǝр Аги]]нең (АКШ) вебта [[1996 ел]]да төзелгǝн «Татарлар/Татарстан турында фактлар (Tatar/Tatarstan FAQ with answers)» исемле сǝxифǝсен тутыруга өлеш кертте.