Бәшир Рәмиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: инженер → инженер (6) using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Инженер - Changed link(s) to Мөһәндис
Юл номеры - 6:
| рәсем язуы =
| тулы исем = Бәшир Искәндәр улы Рәмиев
| һөнәр = [[Мөһәндис|инженер]], уйлап табучы
| туу датасы = 1.05.1918
| туу җире = {{Туу җире|Баймак|Баймак районында}}
Юл номеры - 25:
'''Бәшир Рәмиев''' – совет уйлап табучысы, беренче СССР [[санак]]ларын («Стрела», «Урал-1») төзүче. Техник фәннәр докторы ([[1962]]), Сталин премиясе лауреаты ([[1954]]).
== Тәрҗемәи хәл ==
Бәшир Рәмиев [[1918 ел]]ның 1 маенда [[Баймак]] бистәсендә, тау [[инженер]]ыинженеры [[Искәндәр Рәмиев]] гаиләсендә дөньяга килә.
[[Файл:Bashir Rameev Young.jpg|200px|thumb|left|11 яшьлек Бәшир Рәмиев]]
 
[[Закир Рәмиев]] улы Искәндәрне [[Алмания]]нең Фрайеберг университетына җибәрә. [[Империалистик сугыш]] башланыр алдыннан ул илгә кайтып, атасының приискларында эшли. [[1922 ел]]ны «Башкирзолото» трестының идарәчесе итеп билгеләнә. [[1929 ел]]ны «[[инженер]]ларинженерлар эше» чыккач, кулга алына. Кабат [[1938 ел]]ны 5 елга хөкем ителә һәм [[1943 ел]]ны вафат була.
 
Улы Бәшир кече яшьтән ук техниканы яратуы һәм уйлап табу сәләтләрен күрсәтә. 17 яшьтән СССР уйлап табучылар оешмасына кабул ителә. Атасы кулга алынгач, аңа [[Мәскәү энергетика институты|Мәскәүнең энергетика институты]]ның икенче курсыннан укып йөргән җиреннән ташлап китәргә туры килә. Ул Уфага кайта, ләкин биредә дә эш таба алмый интегә. [[1940 ел]]ны Мәскәүдә Үзәк элемтә институтына техник булып урнаша.
Юл номеры - 34:
Сугыш башлангач, Бәшир үз ирке белән хәрби хезмәткә китә һәм элемтә министрлыгының батальонына эләгә. Батальон Баш командачы Ставкасын һәм Генштабны хезмәтләндерә. [[Днепр]] елгасын кичкәндә элемтә урнаштырган махсус төркемдә катнаша. [[1944 ел]]ны белгечләрне хәрби хезмәттән кайтарырга дигән карар буенча 108 номерлы махсус фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Институт [[радиолокация]] җайланмалары белән эш иткәнгә, биредә ул электрон схемаларны тәшкил иткән триггер, мультивибраторлар, регистрлар, санагычлар, дешифраторлар белән таныша.
 
[[1947 ел]]ның башында [[BBC]] тапшыруыннан ул 18 мең электрон лампадан, уннарча км кабельдән торган әкәмәт электрон санау машинасы турында ишетә. Сүз [[АКШ]]ның беренче ЭСМ – «ЭНИАК» турында бара. Рәмиев институт директоры – академик А.И. Берг белән сөйләшеп ала. Берг аны санагыч техника өстендә эшләгән Исаак Семенович Брук белән таныштыра. [[1948 ел]]ны Бәшир аның лабораториясенә [[инженер]]-конструктор итеп алына. Өч ай узуга, августта, аның эш бүлмәсеннән беренче Автомат рәкымлы электрон машина (АЦВМ) чыкты.
 
[[1949 ел]]ның язында Бәшир Рәмиевне кинәт кире [[Совет гаскәре]]нә чакыралар. Ул [[Ерак Көнчыгыш]]тагы радиолокация частенә җибәрелә. Бераздан Брук, [[Фәннәр Академиясе|Фәннәр академиясе]] һәм СССР машина һәм җайланмалар сәнәгате министры соравы буенча ул Мәскәүгә кайтарыла. Министр Паршин [[халык дошманы]] улын үз җаваплылыгыма алам дигән язма язып, аны электрон санагыч җайланмалары ясый торган СКБ-24 лаборатория мөдире итеп куялар. Соңыннан баш конструктор урынбасары.
Юл номеры - 40:
[[1953 ел]]ны СКБ-24 ясап биргән «Стрела» җайланмасының эшли торган данәсе Сталин премиясе комиссиясе хозурына тапшырылган һәм [[1954 ел]]да Лесечко, Базилевский, Рәмиев җитәкчелегендәге төркем бүләккә ия була. Аның сыйфатлары: тизлеге – секундына 2000 гамәл, оператив хәтер – 2048 сүз, разрядлыгы – 43. Ул 200 м мәйдан алып торган.
 
1951-53 елларда Рәмиев [[Мәскәү [[инженер]]-физика институты]]нда студентларга санагыч техника буенча лекцияләр укый. Бу уңайдан ул имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, югары белем турындагы диплом алу мөмкинлеген сорап мәгариф министрлыгына яза. Ләкин тегеннән көтелмәгән җавап килә. Рөхсәт итү түгел, аңа хәтта укый торган лекцияләрен укытуны тыйганнар.
 
Ләкин рәсми югары белем алу таныклыгы булмау аңа киләчәктә техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга комачау итми.
 
Стреладан соң Рәмиев «Урал-1» машинасына тотына. [[1954 ел]]ны бу төр санак ясау өчен [[Пенза]]да завод тәгаенләнә (ул хәзерге «Рубин» берләшмәсе). Рәмиев бирегә баш [[инженер]] һәм фәнни-тикшеренү институтының фән буенча урынбасары буларак килә. Унөч ел буена Урал сериясеннән 16 төр машина җитештерелә. Алар күп очракта чит илләрдәге охшашларын узып китә. 1960 елда ярым-үткүргеч базасында Урал 11 һәм Урал 14 ясала башлый.
 
Бәшир Рәмиев чит ил фирмалары белән хезмәттәшлек итү яклы була. Баш конструктор буларак, ул [[Бөекбритания]]нең [[ICL]] шикркәте белән ике килешү имзалый. [[1969 ел]]ны радио сәнәгате министрлыгы совет санакларын [[IBM]]-360 нигезендә ясауны хуплаган карар чыгара. Бу тарихи карар совет санагыч техникасы сәнәгатен чит ил техникасын кабатлау юлына бастырды һәм котылгысыз артка калып баруына китерде. Әлеге ялгыш карар белән килешмичә бер төркем конструкторлар һәм чиновниклар отставкага гаризаларына тапшыралар. Б. Рәмиев тә ЕС ЭВМ генераль конструкторы вазифасыннан баш тарта.