Сәйяр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Казан чоры: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 6:
1905 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский [[Санкт-Петербург]]ка барып “Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм “Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләренә рөхсәт алып кайтса да, алар куелмый кала. <br/>
[[1907 ел]]ның [[10 февраль|10 февралендә]] Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге “Мосафир артистлар җәмгыяте” Ырынбурда халык йорты бинасында [[Николай Гоголь]]нең «Өйләнү» комедиясен күрсәтә. 3 апрельдә [[Фатих Халиди]]нең «Морат Сәлимов» драмасын һәм Антон Чеховның «Кыз сорау» әсәрләрен сәхнәгә чыгара. Болар Ырынбурда татар телендә беренче куелган спектакльләр була. Труппада хатын-кыз артистлар булмау сәбәпле, хатын-кыз рольләрен ирләргә уйнарга туры килә.
Ашказарский оештырган труппа [[Казан]]да, Мәкәрҗәдә ([[Түбән Новгород]]та) төрле спектакльләр куя. Труппага Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Фатыйма Шаһимәрдәнова кушыла. Хатын-кызлар өстәлгәч иҗат мөмкинлекләре арта.<br/>
 
==Габдулла Кариев җитәкчелегендә==
[[Файл:Сәйяр-1915.jpg|200px|thumb|recht|<small>«[[Сәйяр]]»: I–рәт: [[Нәгыймә Таҗдарова|Н. Таҗдарова]] (''с''), [[Габдулла Кариев|Г. Кариев]],
[[Гөлсем Болгарская|Г. Болгарская]], [[Вәлиулла Мортазин-Иманский|В. Мортазин]], [[Мәрфуга Мортазина-Иманская|М.Мортазина]].<br/>
II-рәт: [[Кәрим Тинчурин|К. Тинчурин]] (''с''), '''Г. Мангушев''', [[Әхмәт Кулалаев|Ә. Кулалаев]], [[Барый Болгарский|Б.Болгарский]], [[Нури Сакаев|Н. Сакаев]]</small>]].
Юл номеры - 17:
==Казан чоры==
[[Файл:Сайяр 1.jpg|200px|thumb|right|<small>«Сәйяр» труппасы: ''утырганнар (с)'' Заһидә Тинчурина, [[Габдулла Кариев|Кариев]], [[Әшрәф Синәева|Синәева]], ''артта (с)'' [[Нәфыйга Арапова|Арапова]], [[Гөлсем Болгарская|Болгарская]]. [[1917]]</small>]]
1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. [[1911 ел]]ны труппа [[Шәрык клубы]] штатына алына.
 
1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасы [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] һәм «Ширкәт» төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]], соңрак [[Шакир Шамильский]] һәм [[Мохтар Мутин]]нар килә. Шулай да «Сәйяр» труппасы җитәкчесе [[Габдулла Кариев]] бу өлкәдә беренчелекне саклый.
 
1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка [[«Аң» труппасы]] артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда [[Татар дәүләт академия театры]] итеп үзгәртелә.
 
«Сәйяр» труппасында [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская]], [[Нури Сакаев]], [[Әхмәт Кулалаев]], [[Габдрахман Мангушев]], [[Кәрим Тинчурин]], [[Габдулла Камал]], [[Сара Байкина]], [[Зәйни Солтанов]], [[Фатыйма Ильская]], [[Нәфыйга Арапова]], [[Фәхрениса Сәмитова]], [[Әшрәф Синәева]] кебек татар сәхнәсенең күренекле осталары җитешә.
Юл номеры - 29:
* [http://belem.ru/tatar-tele/vuz-tat/31__.html Театр сәнгате (М.Арслановтан)].
{{Сәйяр (1907-1918) труппасы}}
 
[[Төркем:Татар театры]]
[[Төркем:1907 елда нигезләнгән театрлар]]