Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
к →‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Юл номеры - 34:
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. Ләкин К.Тинчурин актив рәвештә әдәби иҗат белән «Сәйяр»дә шөгыльләнә башлый. Бер-бер артлы «Шомлы адым» ([[1910]]-[[1912]]), «Беренче чәчәкләр» [[1913]]), «Назлы кияү» ([[1915]]), «Ач гашыйк» (1915), «Җилкуарлар» ([[1916]]), «Соңгы сәлам» ([[1917]]) пьесалары дөнья күрә. Ләкин патша цензурасы драматургның әсәрләрен («Назлы кияү»дән кала) сәхнәгә куярга рөхсәт бирми. К.Тинчурин болар белән генә чикләнмичә, газета-журнал битләрендә күпсанлы хикәяләр бастыра, чорның шактый катлаулы вакыйгаларына үз бәясен биреп бара.
 
1917 елгы [[октябрь инкыйлабы]]ның гадел җәмгыять төзүгә китерәчәгенә бөтен күңеле белән ышанган Кәрим Тинчурин халыкка хезмәт итүче театр сәнгате тудыруга хезмәт итә башлый. Инкыйлаблардан соң драматургның «Йосыф белән Зөләйха» ([[1918]]), «Тутый кош» (1918), «Сакла, шартламасын» (1918) комедияләре языла. Бу елларда аның оештыручы, җитәкче буларак таланты тулы ачыла. 1918 елны драматург алдына таркалган «Сәйяр» труппасы артистларын җыю, спектакльләр куюны башлап җибәрү бурычы куела. Әдип бу эшкә җиң сызганып керешә һәм тиз арада яшь драматурглар [[Шамил Усманов|Ш.Усманов]], [[Фатих Сәйфи-Казанлы|Ф.Сәйфи-Казанлы]], [[Фәтхи Борнаш|Ф.Борнаш]]лар белән иҗади хезмәттәшлек урнаштыра, рус һәм чит ил авторларының әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыра. Күпмедер вакыт Мәскәүдә Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшләгәннән соң, К.Тинчуринны [[Самар]] шәһәренә, Көнчыгыш фронт карамагындагы [[Самара татар театр студиясе|татар театр студиясенә]] җитәкче итеп җибәрәләр. Драматург кыска гына вакыт эчендә бер төркем артистлар әзерләп чыгара һәм шулар белән [[Ырынбур]] шәһәрендә труппа оештырып, спектакльләр куюны башлап җибәрә. [[1922 ел]]ны ул бераз вакыт [[Ташкент]]та [[Ташкент татар театры|татар театрында]] эшләп ала.
 
К.Тинчурин 1922 елны Казанга чакырып кайтарыла һәм аңа [[Татар дәүләт академия театры|Татар дәүләт театр]] труппасы оештыру бурычы куела. Ул яңа театрга төрле шәһәрләрдәге күренекле артистларны һәм яшь композитор [[Салих Сәйдәшев]]ны чакыра.