Рокыя Ибраһимова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Балтач районы - Changed link(s) to Балтач районы (Татарстан)
Юл номеры - 38:
* [[1935 ел]]да колхоз-совхоз театры [[Чистай]]га күчә. Гармун ясау осталары Вараксиннардан С. Өметбаев Р. Ибраһимовага баян алып бирә.
* [[1937 ел]]да [[Мәскәү]]дә гомуми музыкаль белем бирү курсларын тәмамлый. [[1938 ел]]дан [[Минзәлә театры]]нда баянчы-концертмейстер булып эшли.
* [[1940 ел]]да, [[Мәскәү]]дә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (''[[1941 ел|1941]]'') катнаштыру максатында, [[Балтач районы (Татарстан)|Балтач районында]]нда 100 кешелек хор әзерләргә җибәрәләр.
* [[Бөек Ватан сугышы|Сугыш]] башланганда, [[Татар дәүләт академия театры]] концертмейстеры итеп билгеләнә. Театрның музыка бүлеге мөдире [[Җәүдәт Фәйзи]], дирижеры [[Салих Сәйдәшев]] була. [[1941 ел]]да театр Р. Ибраһимовага махсус [[Казан гармун фабрикасы]] остасы Александр Сметанин ясаган баян сатып ала. Театр [[Уфа]], [[Свердловск]], [[Орск]], [[Чиләбе]], [[Ырынбур]], [[Троицк]], [[Магниттау]], [[Ташкент]], [[Куйбышев]], [[Сембер]], [[Җаек]], [[Петропавел]] шәһәрләренә гастрольләргә йөреп тора. Театрда куелган «Күзләр», «Ялкын», «Тукай», «Яшь йөрәкләр», «Хафизәләм», «Асылъяр», «Банкрот», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Хуҗа Насретдин», «Тормыш җыры», «Серләр», «Үги кыз», «Бишбүләк» спектакльләренә музыкаль бизәлешне Р. Ибраһимова ясый.
* [[1941 ел|1941]]-[[1949 ел]]ларда [[Татарстан радиосы]]нда [[Гөлсем Сөләйманова]]га, [[Гайшә Камаева]]га, Мөхәммәт Сафинга, [[Усман Әлмиев]]ка, [[Зифа Басыйрова]]га баянда уйный. Татар академия театры бинасында эшләүче [[Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры|опера һәм балет театры]] артистларына да уйнарга туры килә.