Мәгъсүм Хуҗин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
викификация
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Балтач районы - Changed link(s) to Балтач районы (Татарстан)
Юл номеры - 26:
Ул [[1930 ел|1930 елның]] [[15 май|15 маенда]] [[Татарстан|Татарстанның]] [[Саба районы]] Тенеки авылында туган. [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] [[татар теле]] һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. [[«Татарстан яшьләре» газетасы]]нда берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. [[Саба районы]]нда чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда [[Арча]]га кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.
 
[[Балтач районы (Татарстан)|Балтач районы]] кабат үз статусын алгач вакытлыча чыгудан туктап торган район газетасы «Хезмәт» исеме белән яңадан чыга башлый. Аның редакторы булып М. Хуҗин билгеләнә. Редактор газетага яңа коллектив туплый, редакция бинасын реставрацияли, киңәйтә. Монда ул үзен журналист кына түгел, булдыклы оештыручы, чын хуҗалык җитәкчесе итеп таныта. М. Хуҗин редактор булып эшләгән чорда «Хезмәт» газетасы район тормышының чын мәгънәсендә көзгесенә әверелде, аны әйдәп баручы трибуна булды. Хезмәт алдынгылары, аларның хезмәте һәм яшәеше, омтылыш-хыяллары газета битләрендә якты чагылыш тапты. Аның битләреннән иҗади тормыш сулышы бөркелеп тора иде.
 
Мәгъсүм Хуҗин [[1969 ел]]да [[Казан]]га [[«Чаян» журналы]]ның җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм [[1990 ел]]га кадәр шушы хезмәттә булды.