Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме өстәү: Театр директорлары
к →‎Дәүләт театры: викиләштерү
Юл номеры - 21:
 
===Дәүләт театры===
[[1922 ел]]да асылда «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан (''мәсәлән, [[«Аң» труппасы]]ннан'') артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте – артист, режиссер, драматург [[Кәрим Тинчурин|К.Тинчурин]] билгеләнә. [[1926 ел]]да театр Академия исеменә лаек була, ә [[1939 ел]]да Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
 
[[1920]]–[[1930]] еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф.Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты – реалистик». Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан [[Уильям Шекспир|У.Шекспир]] әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә.