Сәйяр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
к →‎Казан чоры: викиләштерү
Юл номеры - 21:
1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасы [[Уфа дәүләт «Нур» татар театры|«Нур»]] һәм «Ширкәт» төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская]], соңрак [[Шакир Шамильский]] һәм [[Мохтар Мутин]]нар килә. Шулай да «Сәйяр» труппасы җитәкчесе [[Габдулла Кариев]] бу өлкәдә беренчелекне саклый.
 
1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка [[«Аң» труппасы]] артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда [[Татар дәүләт академия театры]] итеп үзгәртелә.
 
«Сәйяр» труппасында [[Вәлиулла Мортазин-Иманский]], [[Гөлсем Болгарская]], [[Нури Сакаев]], Әхмәт Кулалаев, Г.Мангушев, [[Кәрим Тинчурин]], [[Габдулла Камал]], Сара Байкина, [[Зәйни Солтанов]], [[Фатыйма Ильская]], [[Нәфыйга Арапова]], [[Фәхрениса Сәмитова]], [[Әшрәф Синәева]] кебек татар сәхнәсенең күренекле осталары җитешә.