Уфа губернасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 116:
'''Уфа губернасы''' — [[Русия империясе|Рәсәй империясенең]] административ берәмлеге.
 
== Тарих ==
[[1865 ел]]да бердәм [[Ырынбур губернасы]]н Уфа һәм Оренбург губерналарына бүлү юлы белән пәйда була. Милли республикалар төзелү уңаеннан башлыча татарлар яши торган Минзәлә өязе җирләре [[Татарстан]]га күчә. [[Башкортлар]] яши торган бер өлеше яңа төзелгән Башкорт АССРына («Кече Башкортстан») күчә. Халык комиссарлары Шурасы рәисе [[Ленин|В.И. Ленин]] кул куйган [[s:АТССР оештыру турындагы дикрет|АТССР оештыру турындагы дикриттә]] ([[1920]]) [[Бәләбәй өязе|Бәләбәй]] һәм [[Бөре өязе|Бөре]] өязләренең Татарстанга кушылу-кушылмау мәсәләсе халыкның ачык демократик тавыш бирү юлы белән хәл ителергә тиеш булган. [[1922 ел]]да [[Иосиф Сталин]] боерыгы белән Уфа губернасы бетерелә, күпчелек татарлар яши торган төбәкләр [[Башкортстан]]га калдырыла.
=== Уфа губернасына кергән өязләр (1879) ===
 
{| class="wikitable"
Строка 250 ⟶ 251 :
|}
 
== Икътисад ==
{{Rq|stub}}
Халкы башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 1821 тирәсе тәшкил иткән, шул исәптә [[арыш]] чәчүлеге — 729,2, [[солы]] — 355,3, [[борай]] — 85,6, [[карабодай]] — 124,6, [[борчак]] — 46,1, тары — 164,5, [[бодай]] — 235, [[бәрәңге]] — 24,2; сыер мал саны — 208315, елкы — 170042, сарык — 385015, кәҗә — 33611, чучка 38541 баш. [[XX гасыр|20 гасыр]] башында Алафузов постау фәбриге, Архангел заводы, Благовещен заводы, Богоявленск заводы, Верхотор заводы, Златоуст (Косотур) заводы, Златоуст корал фәбриге, Йөрүзән‑Ивановка заводы, Кенәз Михаил корыч‑туп фәбриге, Куса заводы, [[Кытау-Ивановск|Кытау‑Ивановка]] заводы, [[Кытау-Тамак|Кытаутамак]] заводы, [[Меңъяр]] заводы, [[Чаткы]] заводы, [[Сем (Чиләбе өлкәсе)|Сем]] заводлары, Әшә‑Балашов заводы, Уфа игенчелек машиналары фәбриге, И.И.Гутманның чуен-бакыр кою механика заводы, һәм башка ширкәтләр эшләгән. 180 гә якын ярминкә (1909) үткәрелә. 1888 елда Самар—Уфа тимер юлының [[Кенәл]] станциясеннән алып Уфа станциясенә кадәр, 1890 елда Златоуст шәһәренә кадәр юл участкасы файдалануга тапшырыла һәм [[Самар]]—[[Златоуст]] юлы тип аталган. [[Агыйдел]] һәм [[Чулман]] елгалары буйлап парахут, [[Әй (елга)|Әй]], [[Олы Иек|Иек]], [[Сакмар]], [[Сем (елга)|Сем]], [[Караидел]], [[Йөрүзән]] елгалары буйлап сал бәйләнеше эшләгән. Якынча 1260 мәчет, 185 чиркәү, 130 чәсәүнә (1870) исәпләнгән.
 
== Искәрмәләр ==