Шампан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тарихи белешмә: Дом Периньон - шампан шәрабының маркасы, вдова Клико кебек үк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: печенье → пичинҗә using AWB
Юл номеры - 1:
'''Шампан''' – [[Франция]]нең Шампань төбәгендә шешә эчендә икенчел әчешү юлы белән җитештерелгән күбекле [[йөзем]] [[шәраб]]ы. “Шампан” терминын башка ил җитештерүчеләре кулланса да ([[Канада]], [[Испания]], [[АКШ]]-[[Калифорния]], [[Русия]]), “коньяк” һәм “шампан” атамаларын бары тик французлар гына кулланырга хокуклы.
 
==Тарихи белешмә==
Шампань графлыгында яшәүче француз монахы Пьер Периньон уйлап тапкан. Периньонны монастырьдагы шәрабләр базын тикшереп-карап торырга билгелиләр. [[1688 ел]]ның көзе бик салкын була, шунлыктан йөземне соң җыялар һәм нәтиҗәдә шешәләргә шәраб әчетелеп бетмичә генә тутырыла. Җылы яз җиткәч, туңган чүпрәләргә “җан керә” һәм бөкеләп куелган шешәләрдән күбек-күбек булып углекислый газ күтәрелә башлый. Периньон шәрабне шешә эчендә икенче кабат әчешү ысулын уйлап таба, болай иткәндә шәрабнең күбекләнү сыйфатлары саклана.<ref>[http://tatyash.ru/get.php?10620|40.htm#0 Бәллүр бокалларда... – № 78 (10620), 30 декабрь, 2004] </ref>
 
Шампан шәрап Русиядә беренче мәртәбә [[1780 ел]]дан пәйда була. Нәкъ менә шушы елны “Клико” фирмасы (атаклы фирма) Мәскәү сәүдәгәрләренең берсенә бер кәрзин шундый шәрап җибәрә.
Юл номеры - 9:
Шампан шәрабе бөтен дөнья күләмендә ике технология: акратофор (резервуарларда) һәм классик технологияләр буенча, ягъни шешәләргә тутырып җитештерелә.
Беренче ысул – резервуар ысулы җитештерү процессының тизләтелгән режимына нигезләнә, ягъни шәраб азрак чыгымнар белән, күп күләмдә җитештерелә. Бу шәраб бәясендә чагылыш тапса да (очсызрак), сыйфатында – тапмый диярлек.
Классик ысул белән җитештерелгән шәрабләр озак тотылулары (өч елга кадәр) белән “мактана” ала. Алар кыйммәтрәк йөри. Киштәдә мондый шәрабне башкасыннан бик тиз аерырга була: аның этикеткасына “выдержанный” дип языла. Эксперт яки инде шампан шәрабен үлеп яраткан кеше түгел икәнсез, төрле ысуллар белән җитештерелә торган эчемлекнең хуш исе, тәме үзенчәлекләрен төгәл генә билгели алмассыз, мөгаен. Шулай да сизелерлек бер аерма бар: белгечләр фикеренчә, резервуардагыдан алынганыннан аермалы буларак, классик шәрабтә беленер-беленмәс [[чүпрә]] тәме була.<ref name="gosalcogol.tatar.ru">[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/170821.htm ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Россиядә җитештерелгән шампан шәрабенең 11 үрнәген дегустацияләү булды]</ref>
==Шампан атамасына хокуклар==
Русия французларның Champagne һәм Cognac терминнарына хокукларын тулысынча таный. 1996 елда, этикеткаларга ''сhampagne'' урынына кириллицадагы вариантын гына урнаштыру вәгъдәсе белән Русиядә шампан исеме белән шәраб чыгару дәвам итә. 2011 елда Русия Күбекле шәраблар җитештерүчеләрнең ассоциациясе Шампань шәрабларының профессиональара комитеты белән Русиянең француз терминнарын кулланудан баш тарту срогын 2022 елга кадәр кичектерү турында килешүгә ирешүен игълан итте. Әйтергә кирәк, Русиянең шампан җитештерүчеләре кулланучы гадәтләнгән терминнан баш тарту нәтиҗәләренә сагаеп карый. “Абрау-Дюрсо” башлыгы Павел Титов фикеренчә, французларның таләбе – гадел таләп, тик кулланучыларны яңа атамага өйрәтү өчен Россия җитештерүчеләренә вакыт кирәк. Ул мисал сыйфатында [[Испания]]не китереп үтте: аңа җитештерүчеләренең этикеткаларына гадәттәге ''сhampagne'' терминын ''cava'' дигән яңа терминга (хәзер Испаниядә күбекле шәраблар шулай дип атала) алыштыру өчен 15 еллык күчеш чоры бирелгән булган. <ref>[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/187941.htm Коньяк һәм шампан кибет киштәләреннән юкка чыкмаячак әле]</ref>
 
==Шикәр күләме буенча төрләре==
Юл номеры - 20:
4. Драй (''dry'') – 1 литр эчемлеккә 35 граммга кадәр шикәр;
5. Семи драй (''semi-dry'') – 1 литрга – 33-55 грамм;
6. Ду (''doux'') – 1 литрга 50 граммнан артыграк шикәр.<ref>[http:// name="gosalcogol.tatar.ru"/tat/index.htm/news/170821.htm ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Россиядә җитештерелгән шампан шәрабенең 11 үрнәген дегустацияләү булды]</ref>
 
==Сыйфаты==
Юл номеры - 45:
 
Шампанны кош ите, белән эчәләр. Шулай ук балыктан әзерләнгән ризыклар, диңгез ризыклары һәм ит тә бара. Ләкин ул майонез салып болгатылган салат һәм шоколад белән бер дә ярашмый.
Шампан өчен иң яхшы кабымлык – [[зәйтүн]] җимешләре, җир җиләге яки ананас, балык уылдыгы, [[сыр]], [[моллюсклар|моллюск]] яки кош-корт ите. Моның өчен коры [[печеньепичинҗә]], пирожный–тортлар, [[туңдырма]] һәм [[җиләк-җимеш]]ләр дә ярап куячак. Шампанны эчкәннән соң [[шоколад]] кабып кую кирәкми, чөнки ул эчемлекнең тәмен, хуш исен тиешенчә тою–бәяләвебезгә комачаулаячак.
 
==Русиядә җитештерү һәм куллану==
Русия шампан шәрабы ХХ гасыр башында [[Кырым]]да барлыкка килә һәм бераз соңрак «Советское» дигән исем ала. Аның төрләре дә бик гади: шәрабтәге шикәр күләменә (1,5 тән 8 процентка кадәр) бәйле рәвештә брют, коры, ярымкоры, ярымбаллы, баллы дигән маркаларга бүленә (ягъни елы күрсәтелмәгән шампан).
 
Татарстанда 2012 елда иң күп сатыла торган продукция – “Дербент күбекле шәраб заводы” ААҖ продукциясе. Аның өлешенә сатудагы барлык шампан шәрабы һәм күбекле шәрабларның гомуми күләменең 50 процентка якыны (138,7 мең дал) туры килә; [[Татспиртпром]] ААҖнең “Казан” шәраб заводы” филиалы җитештерә торган ак “Классическое” Россия шампаны (23,8 мең дал) базарның 8 процентын һәм “Ариант – азык-төлек индустриясе үзәге” ҖЧҖ ([[Чиләбе]] ш.) җитештерә торган “Ариант белое” (29,4 мең дал) – 10 процентын били. <ref>[http://gosalcogol.tatar.ru/tat/press-reliz.htm/press-release/481517.htm Шампан шәрабларын дегустацияләү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында]</ref>
 
Дегустация ясагач, [[Дербент]]ның ярымбаллы шәрабын белгечләрнең ярымбаллы шампан шәраблары арасында иң начары, дип табылды. Чит тәм булу сәбәпле, аңа бу категориядә соңгы урын бирелде. Бу категориядә беренче өч урынны “Российское шампанское “Классическое” (“Татспиртпром”), “Российское шампанское” (“Фанагория”, [[Краснодар крае]]) һәм “Российское шампанское” (“Кубань-Вино”, [[Краснодар крае]]) алды.<ref>[http://m.intertat.ru/tt/society-tt/item/1670-chemerd%D3%99p-tora.html Чемердәп тора]</ref>
Юл номеры - 73:
== Чыганаклар ==
* [http://gosalcogol.tatar.ru/tat/index.htm/news/170821.htm ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Россиядә җитештерелгән шампан шәрабенең 11 үрнәген дегустацияләү булды]
* [http://tatyash.ru/get.php?10463|62.htm#0 Бәллүр бокалларда шампан шәрабе... (Тарихтан; Брют барыбер яхшырак; Ничек һәм нәрсә белән эчәргә?; Кайсы кыйммәтрәк?) – № 77 (10463), 27 декабрь, 2003]
 
{{Яхшы мәкалә}}