Ганс Сәйфуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{ Музыкант | Исем = Ганс Сәйфуллин | Имза = | Фото = Г.Х.Сәйфуллин.jpg | Рәсе…»
(аермасы юк)

4 окт 2016, 19:07 юрамасы

Ганс Сәйфуллин, Ганс Хәмит улы Сәйфуллин, рус. Сайфуллин Ганс Хамитович (1941 елның 26 феврале, Баулы) — баянчы, җырлар авторы, Татарстанның халык артисты (2004).

Ганс Сәйфуллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ганс Хәмит улы Сәйфуллин

Туу көне

26 февраль 1941(1941-02-26) (83 яшь)

Туу урыны

ТАССР Баулы

Үлү урыны

Казан, РСФСР, СССР

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Русия Русия

Һөнәрләр

баянчы, композитор

Кораллар

баян[d]

Жанрлар

җыр, пьеса

Хезмәттәшлек

Татар дәүләт филармониясе
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
«Сорнай» фольклор ансамбле

Бүләкләр
Татарстан Республикасының халык артисты
Милләт

татар

Тәрҗемәи хәле

 
Г. Сәйфуллин. 1992

1941 елның 26 февралендә ТАССРның Баулы эшчеләр бистәсендә туган. Әтисе — оста баянчы Хәмит, 1943 елда Сталинград янында 34 яшендә һәлак булган. Әнисе — Нурикамал. Абыйсы — Фердинант (1938). 1954-1958 елларда Баулы районы Акбуа авылында музыка мәктәбендә укый.

Хезмәт юлы

1958 елда Казанда Х. Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең Мехчылар клубына бию коллективына (җитәкчесе балет остасы Әхмәт Кәлимуллин) эшкә урнаша. Җәүдәт Котдусов чакыруы буенча, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә (директор М.Ф. Боголюбов, сәнгать җитәкчесе Җ.К. Айдаров) эшкә килә. Анда Хәнәви Шәйдуллин белән бергә эшли башлый. Беренче гастроле Усман Әлмиев бригадасы (җырчы Рәисә Тимофеева, нәфис сүз остасы Хәким Сәлимҗанов һ.б.) белән Урал-Себер якларына була. Соңрак Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Разия Тимерханова, Венера Шәрипова һ.б. бригадаларда эшли.

1986-1988 елларда, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләп алганнан соң, киредән филармониягә күчә, Илһам Шакиров бригадасында эшли.

Җырчылар Таһир Якуповка, Идеал Ишбүләковка, Эмиль Җәләлетдиновка һ.б. баянда уйный.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Монголиядә (1966), Туниста (1966), Италиядә (1978), Мальтада (1978), «Сорнай» фольклор ансамбле белән Төркиядә, Маҗарстанда, Румыниядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгариядә, Алманиядә чыгышлар ясый.

1990 елдан башлап, «Татар яшләре җыены» җыр фестивале оештыручысы[1] .

Иҗаты

400ләп инсрументаль пьеса һәм популяр җырлар язган. 3 җыр китабы авторы (1995, 1996, 2001) [2].

Иң беренче җырлары – Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләренә «Гөлләрем», «Ул кайтыр», «Эзлим Рәйхан гөлләрен».

Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырлары: «Туган авылым урамы», «Акбүз ат», «Син икәнсең», «Җәйге урман», «Кышкы кичтә уйлану», «Мин бит кара карлыгач», «Казан-Ырынбур», «Ике чишмә бергә кушылган», «Баулы көе», «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен», «Түгәрәк», «Татар ашлары».

Популяр җырлары: «Әнием миләшләре» (Мәхмүт Хөсәен сүзләренә), «Идел өстендәге акчарлак» (Фәнис Яруллин сүзләренә), «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә), «Их, талым, талым» (Илсур Хөснетдинов), «Серле гөл» (Илсур Хөснетдинов), «Кар вальсы» (Роберт Әхмәтҗанов), «Сөендек» (Фәннур Сафин) һ.б.

Дискография

1976 елда Ленинградта Таһир Якупов белән пластинка-гигант яздыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1976 Татарстан АССРның атказанган артисты
  • 2004 Татарстанның халык артисты

Гаиләсе

Шәмсенур (Нигъмәтҗанова), биюче.

Әдәбият

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Нияз Акмал, Кирам Сатиев). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7

Сылтамалар

Искәрмәләр