Мәхмүт Хөсәен: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Тормыш юлы һәм иҗаты: мәгълүмат өстәү
к викиләштерү
Юл номеры - 33:
 
Сугыштан соңгы елларда Мәхмүт Хөсәеннең иҗат активлыгы елдан-ел арта бара: бер-бер артлы шигырь җыентыклары, поэмалары, очерк китаплары басылып чыга. Мәхмүт Хөсәен сүзләренә татар, башкорт һәм казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөз илледән артык җыр язылган. Шуларның, вакыт һәм заман сынавын үтеп, халык арасында киң таралганнары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка ([[1977]]) һәм «Әнием миләше» дигән китапка ([[1979]]) тупланган. Тынычлык өчен көрәш, ватандарлык хисләре белән сугарылган «Советлар Союзы — тынычлык терәге» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Яңа Казан» (А. Ключарев музыкасы), «Идел дулкыннары» (А. Ключарев музыкасы), яшьлек-мәхәббәт темасына багышланган «Ашкыну» (Т. Вәлиев музыкасы), «Ак каеннар» (И. Хисамов музыкасы)» «Ак дулкыннар» (Р. Еникиев музыкасы), «Ләйсән» (Р. Еникиев музыкасы) «Бик сагындым» ([[Рөстәм Яхин|Р. Яхин]] музыкасы), «Кара күзләр, кара кашлар» (Ш. Калдаяков музыкасы), юмористик рухтагы «Бәрәңге» (И. Хисамов музыкасы)» «Ярап булмый хатынга» (Р. Еникиев музыкасы), «Яшәсен кияүләрем (3. Хәбибуллин музыкасы), «Шинель» (3. Хәбибуллин музыкасы) кебек җырлар Мәхмүт Хөсәеннең шигъри иҗатында күренекле урын тота.
 
Композитор [[Рафаил Бакиров]] күп еллар дәвамында М. Хөсәен белән иҗади дуслыкта яшәде һәм аның «Какшамас Татарстан», «Хөсәен Ямашев турында баллада», «Идел моңы», «Гафу ит, иркәм», «Табын җыры», «Бәхетле булыйк» һ.б. шигырьләренә көйләр язды<ref>Татар баянчылары (''төзүчеләре'' [[Нияз Акмал]], [[Кирам Сатиев]]). Казан: «Мәгариф», 1996. 142нче биттә. ISBN 5-7761-0446-7</ref>.
 
Строка 48 ⟶ 49 :
* [http://tatar-duslyk.ru/tat/kelepushkin-mexmut-xoseenne-iske-alyp/ Кәләпушкин (Мәхмүт Хөсәенне искә алып)]
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{DEFAULTSORT:Хөсәен, Мәхмүт}}
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Казакъстанда туганнар]]