«Мәхмүт Хөсәен» битенең юрамалары арасында аерма

645 байт добавлено ,  3 года назад
к
→‎Тормыш юлы һәм иҗаты: мәгълүмат өстәү
к (→‎Тормыш юлы һәм иҗаты: мәгълүмат өстәү)
Бөек Ватан сугышы чорында патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре фронт газеталарында («Ватан сагында», «Кызыл Армия», «Суворовчы» һ. б.) урын ала. Яшь шагыйрьнең беренче шигъри тупланмасы да («Туган ил өчен») бөек җиңү яулаган елны Ленинград хәрби нәшриятында дөнья күрә.
 
Сугыштан соңгы елларда Мәхмүт Хөсәеннең иҗат активлыгы елдан-ел арта бара: бер-бер артлы шигырь җыентыклары, поэмалары, очерк китаплары басылып чыга. Мәхмүт Хөсәен сүзләренә татар, башкорт һәм казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөз илледән артык җыр язылган. Шуларның, вакыт һәм заман сынавын үтеп, халык арасында киң таралганнары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка ([[1977]]) һәм «Әнием миләше» дигән китапка ([[1979]]) тупланган. Тынычлык өчен көрәш, ватандарлык хисләре белән сугарылган «Советлар Союзы — тынычлык терәге» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Яңа Казан» (А. Ключарев музыкасы), «Идел дулкыннары» (А. Ключарев музыкасы), яшьлек-мәхәббәт темасына багышланган «Ашкыну» (Т. Вәлиев музыкасы), «Ак каеннар» (И. Хисамов музыкасы)» «Ак дулкыннар» (Р. Еникиев музыкасы), «Ләйсән» (Р. Еникиев музыкасы) «Бик сагындым» ([[Рөстәм Яхин|Р. Яхин]] музыкасы), «Кара күзләр, кара кашлар» (Ш. Калдаяков музыкасы), юмористик рухтагы «Бәрәңге» (И. Хисамов музыкасы)» «Ярап булмый хатынга» (Р. Еникиев музыкасы), «Яшәсен кияүләрем (3. Хәбибуллин музыкасы), «Шинель» (3. Хәбибуллин музыкасы) кебек Җырларҗырлар Мәхмүт Хөсәеннең шигъри иҗатында күренекле урын тота. Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була.
Композитор [[Рафаил Бакиров]] күп еллар дәвамында М. Хөсәен белән иҗади дуслыкта яшәде һәм аның «Какшамас Татарстан», «Хөсәен Ямашев турында баллада», «Идел моңы», «Гафу ит, иркәм», «Табын җыры», «Бәхетле булыйк» һ.б. шигырьләренә көйләр язды<ref>Татар баянчылары (''төзүчеләре'' [[Нияз Акмал]], [[Кирам Сатиев]]). Казан: «Мәгариф», 1996. 142нче биттә. ISBN 5-7761-0446-7</ref>.
 
Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була.
Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуваш, каракалпак һәм монгол телләрендә басылып чыккан. Рус һәм казакъ телләрендә исә аның өч мөстәкыйль җыентыгы бар (шуның икесе — казакъчага тәрҗемәдә).
Мәхмүт Хөсәеннең үзе исән чагында ук кырыкка якын китабы дөнья күрде. Мәхмүт Хөсәен — [[1973 ел]]дан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
32 247

правок