Әстерхан татарлары: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Legobot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 3 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q3656745 (translate me)
викиләштерү
Юл номеры - 9:
Әстерхан татарларының һәр төркеме үзенчәрәк киенә һәм бизәнү әйберләре куллана. 19 йөз ахыры - 20 йөз башыннан мондый үзгәлек хатын-кыз киемендә генә саклана. Карагаш хатын-кызларының өске киеме киң җиңле халат (каптал) яки җиңсез халат рәвешендә (казаки каптал) була. Киң таралган баш киеме - тастар; кызлар, гадәттә, 2 яулык яба, аскы яулыкның бер очы арканы каплап тора, өске яулыкның очлары баш түбәсендә бәйләнә. Карагаш кызларының туй киеме: өстен шлауш яки кимешәк, күп кенә асма металл бизәкләрдән торган баш бәйләвече (мөезбек), гадәттә, чигүле яки аппликацияле, цилиндр рәвешле, тукымадан тегелгән биек баш киеме (саукеле) һәм аның өстенә бөркәнелгән тастар. Юрт татар кызларының бәйрәмчә баш киеме - түгәрәк биек кандыз бүрек, өсте күннән. Әстерхан татарлары, гадәттә, сары сафьян итек (читек) кия, итек балтыры ука тасма белән каймалана яки бәрхеттән эшләнә. Казан татарлары кигән читек һәм калфаклар, башлыча, 19-20 йөз арасында шәһәрдә яшәүче әстерхан татарларына гына хас була. Әстерхан татарлары киеменең тагын бер үзенчәлеге - төрле бизәнү әйберләренең, аеруча металлдан эшләнгәннәренең күплегендә. Идел-Урал төбәге татарларыннан аермалы буларак, әстерхан татарларында үзенчәлекле асылма чигәлекләр, муен, күкрәк каплавычлары кулланыла. Бер үк әйберләрнең кулланылышы дә үзгәрәк. Мәсәлән, түгәрәк колак алкалары йөз алкасы буларак та йөртелә (борынга киертелә), чәчүргечләрне фәкать кызлар гына куллана; затлы металл кисәкләре беркетелгән тукыма билбауларны (кысак) хатын-кызлар да, ирләр дә бәйли.
 
Әстерхан татарларының иң олы бәйрәмнәре - [[Ураза бәйрәме]] һәм [[Корбан бәйрәме]]. Яңа ел бәйрәме Нәүрүзне алар «әмәл» дип атыйлар һәм иске стиль буенча 10 мартта, язны каршылау бәйрәме белән бергә үткәрәләр: кырга чыгып намаз укыйлар, йола боткасы пешереп ашыйлар, ат чабышлары, көрәш оештыралар. Кайбер мишәр гаиләләре исә язын, пасханың беренче көненә туры китереп, «Кызыл йомырка» бәйрәмен, көзен, карбыз уңышы җыеп алынгач (һәм сатылгач), «Зиярәт бәйрәме»н уздыралар. Бу көндә ир-атлар җыелышып зиратка килә; «зиярәт намазы» укыла, аннан соң авылда күмәк бәйрәм табыны уздырыла; төрле ярышлар: ат чабышлары, көрәш, капчык киеп чабу уеннары үткәрелә; гармун (саз), думбра, скрипкада (нәхрада) уйнау, күмәкләп җырлау, шөлдерле барабанны кага-кага биюләр башлана, мылтыктан һавага атулар кабатланып тора. Әстерхан татарлары ризыкларында ит, күбрәк сарык ите, балык, яшелчә өстенлек итә. Бәйрәм табынына [[пылау]] китерелә һәм камырдан әзерләнгән төрле ризык куела.
 
Элегрәк заманнарда әстерхан татарлары, башлыча, үз этник төркемнәре вәкилләре белән никахлашуны хуп күргән. Туй алды һәм туй йолалары барлык төркемнәрдә дә диярлек бертөрлерәк булган. Ләкин үзенчәлекләр дә күзәтелгән: карагашларда калым күләме зуррак булган, яшьләрнең беренче кавышу төнен уздыру өчен кыз атасы аерым ак тирмә (үргә, карачүй) куйдырган. КундраКундрау һәм юрт татарларында исә булачак килен иренең туганнарының кулын үбәргә тиеш булган. Аларда туй табынына башта [[пылау]] яисә итле дөге бәлеше (нугай бәлеше) куелган. Юрт татарларында яшь килен, Урта Идел буе татарларындагы кебек үк, ир йортына керер алдыннан учак аша сикереп чыгарга («пакьләнергә») тиеш булган.
 
Хәзерге вакытта әстерхан татарларының гореф-гадәтләре, культура һәм хуҗалык итү традицияләре нык үзгәрә. 1930 еллардан башлап руслашу күренешләре күзәтелә. Ул күренеш аеруча 1960-80 елларда үзен нык сиздерә. Көнкүрештәге зур үзгәрешләр урбанизация нәтиҗәләре белән дә бәйле. 1990 еллардан әстерхан татарларының этномәдәни традицияләре яңадан торгызыла башлый.