«Глаукома» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  4 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
Тамга: Мобиль кушымта аша үзгәртү
Тамга: Мобиль кушымта аша үзгәртү
Ачык почмаклы һәм ябык почмаклы глаукомаларны аералар. Беренче очракта, КЭБ югарылануы күзнең дренажлы системасындагы үзгәрешләр белән, ә икенчесе – төсле катлау тамыры белән алгы камера почмагының бөгелүе белән яисә гониосинехияләр белән бәйләнештә була.<ref>В. Н.Ноктаны Куймый, А. С. Мелентьева. "Җитәкчелеге буенча геронтологии һәм гериатрии", Клиник гериатрия. Мәскәү, 2008.</ref>
 
Күзнең эчке басымы билгеле бер дәрәҗәдә (уртача күләме 14 – 16 мм тер. баг., 2625 мм тер. баг. булса, карасу авыруы башлана) күзнең эчке сыекчасының циркуляциясен рәтләп тора. Күзнең кан тамырлары белән аңа килгән нервлар хезмәтенең бозылуыннан күз сыекчасының циркуляциясе начарланып, күздән сыекча чыгу кыенлана. Шуның нәтиҗәсендә сыекча җыелып, күз эче басымының югарылануына китерә. Бу күзнең гади җайдагы йомышын түбәнәйтеп, күзнең челтәр катлавына килгән нервларның эше бозыла. Әгәрдә вакытында дәваланмаса, кешенең күрү сәләте начарланып, хәтта сукырлыкка да китерүе мөмкин.
 
Глаукома 40 – 50 яшьтәге кешеләр арасында барлыкка килә, кайчакта яшь балаларда (тумыштан килгән) һәм яшүсмерләрдә күзәтелә. Авыруның башлангыч чорында күзнең алды томанланып, яктыга караганда, “аллы-гөлле” күргәндәй билгеләр күзәтелә. Авыру күз алдындагы әйберне ачык күрә алмый. Бу билгеләр әүвәл бер күздә күзәтелә. Аеруча, таңда 1 – 3 сәгатьтә күз, чигә һәм маңгай төшен бер нәрсә кысып торгандай хис күзәтелә.
1385

правок