Анимизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
[[]]
Юл номеры - 1:
{{Борынгы дин формалары}}
'''Аними́зм ''' ([[Латин теле|лат.]] ''anima'', ''animus'' - җан, рух) - рухлар һәм [[җан]] булуына [[ышану]].
 
Аның асылы кешедән, хайваннан яки үсемлекләрдән аерым яшәргә сәләтле рухи көч барлыгын танудан гыйбарәт. Ул бер урыннан икенче урынга күчеп йөри, кешегә яки хайванга иңә һәм аларны калдырып китә. Бу рухи көч бөтен [[Галәм]]не йоткан чиксез субстанция, яки матди булмаган, үлгән ата-баба буларак күзаллана. [[Полинезия]]дә, мәсәлән, рухларга ышанучы кабиләләр яши. Әле хәзер дә күп кенә интеллигент кешеләр, полинезиялеләр кебек, рухларны чакыру белән шөгыльләнәләр. Миллионнарча кешеләр хәзер дә [[спиритизм]]га, рухлар белән аралашуга, җаннар күчешенә һ.б. ышаналар. Җанның мөстәкыйль рәвештә яши алуына ышану анимизм үсешенең иң югары формасы булып тора. Җан башка [[кеше]]ләргә, [[хайваннар]]га, үсемлекләргә күчә ала. Үле тәнгә күчкән җан аны терелтә. Кеше үлгәндә аның җаны тәненнән аерыла. Җаны булмагач, ул инде кеше түгел. Соңрак кешеләр җанны кәнкрит кешенең игезәге, аның икенче «мин»е дип уйлый башлыйлар. Классик һәм хәзерге әдәбиятта без еш кына явыз кеше җанының, бозылмыйча сакланып, эчке намус ролен башкаруы, акылга килеп мәрхәмәтле эшләр кылырга чакыруы белән очрашабыз.