Лена Шакирҗанова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
к викиләштерү
Юл номеры - 25:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Лена Шакирҗанова [[1945 ел]]ның [[4 июнь|4 июнендә]] [[Татарстан АССР]]ның [[Актаныш районы]] [[Пучы]] авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары [[Татарстан]]ның [[Арча районы]] [[Күлле Киме]] авылында уза, шунда [[1962 ел]]ны урта мәктәпне тәмамлый. [[1967 ел]]да [[Казан дәүләт педагогика институты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел [[Казан]] шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, [[Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендәансамбле]]ндә җырчы-артистка булып эшли. [[1974 ел]]да ул [[Татарстан радиокомитеты]]на тәрҗемәче хезмәтенә күчә.
 
Л. Шакирҗанова [[поэзия]] жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“[[Ялкын (журнал)|Ялкын]]”) журналында басылалар. [[1970 ел]]дан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “[[Казан утлары]]”, “[[Сөембикә (журнал)|Азат хатын”]] журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә [[1982 ел]]да “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.