Мадагаскар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 180 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q1019 (translate me)
к en:Madagascar мәкаләсеннән тәрҗемә итеп бераз мәгълүмат өстәдем
Юл номеры - 37:
 
'''Мадагаска́р''' ''(малаг. Madagasikara, [[Француз теле|фр.]] һәм [[Инглиз теле|ингл.]] Madagascar)'' – [[Һиндистан океаны|Һиндистан океанының]] көнбатыш өлешендә, [[Мадагаскар утравы|Мадагаскар утравында]] һәм якында яткан утрауларда урнашкан [[дәүләт]]. Мәйданы 587 мең км², халык саны – 18,4 млн кеше (2005). Башкала – [[Антананариву]] шәһәре.
Тарихка кадәр чорда [[Гондвана]] [[суперкыйтга]]сының бүленүеннән соң, Мадагаскар [[Һиндстан ярымутравы]]ннан 88 миллион ел элек аерылып чыга, бу җирле үсемлекләрнең һәм хайваннарның чагыштырмача изоляциядә эволюцияләргә мөмкин иткән. Шул сәбәпле, Мадагаскар [[биотөрлелек кайнар ноктасы]] булып тора, Мадагаскарның кыргый тормышның 90%-тан артыгы Җирдә беркайда да юк. Утрауның төрле экосистемаларына һәм уникаль кыргый тормышына якынаючы тиз үсүче халык саны ягыннан һәм башка әйләнә-тирә куркынычлар яный. <br />
 
Мадагаскарда кешеләрнең беренче археологик шәһите безнең эрага кадәр 2000 елга карый. Мадагаскарда кеше торагы безнең эрага кадәр 350-нче ел һәм безнең эраның 550-нче елда каноэларда [[Борнео]] утравыннан килгән [[Австронезия кешеләре]] тарафыннан нигезләнгән. Боларга безнең эраның 1000-нче елларда Көнчыгыш Африкадан [[Мозамбик Бугазы]]н аркылы килгән [[Банту]] кешеләре кушылган. Вакыт узу белән Мадагаскарда башка төркемнәр яши башлаган, шуларның һәрберсе Малагасий мәдәни тормышына кертем ясаган. [[Малагасий]] кешеләре еш 18 яки күбрәк этник төркемгә бүленә, шуларның иң зурысы үзәк биек җирләрнең [[Мерина]] кешеләре.<br />
18-енче гасыр ахырына кадәр, Мадагаскар утравы үзгәреп торучы иҗтимагый-сәяси альянслар тарафыннан хаким ителгән. 19-ынчы гасыр башыннан, утрауның күпчелек өлеше берләштерелгән булган һәм Мерина корольлеге буларак Мерина аксөякләре тарафыннан хаким ителгән. Монархия 1897-енче елда җимерелгән, ул вакытта утрау [[Француз колония империясе]]нә кертелгән булган, аннан бәйсезлекне утрау 1960-ынче елда яулаган. Мадагаскарның автоном торышы шуннан бирле дүрт төп конституцион чор кичергән, алар җөмһүриятләр дип аталган. 1992 елдан бирле, дәүләт рәсми рәвештә конституцион демократия буларак башкала Антананаривудан хөкем ителә. Шулай да, 2009-ынчы Малагасий сәяси кризиста, президент Марк Раваломанана отставкага чыгарылган һәм президент куәте 2009 елның мартында Андри Раджоелинага тапшырылган. Конституцион хөкем сөрү 2014 елның январенда Һери Раджаонаримампианина халыкара җәмәгать тарафыннан үтә күренмәле һәм гадел дип танылган 2013 ел сайлавыннан соң президент булгач торгызыла. Мадагаскар [[Берләшкән Милләтләр Оешмасы]], [[Франкофония]] һәм [[Көньяк Африка Үсеш Җәмәгате]] әгъзасы булып тора.<br />
2012 елда Мадагаскар халык саны якынча 22 миллионнан артык булган, шуларның 90%-ы көненә $2 дан ким акча ала. Малагасий теле һәм [[француз теле]] икесе дә дәүләтнең [[рәсми тел]]ләре булып тора. Халыкның күпчелеге традицион малагасий ышанулар, христианлык яки икесенең кушылмасы тарафдарлары. Экотуризм һәм авыл хуҗалыгы белем бирү системасына инвестицияләр белән бергә, сәламәтлек саклау һәм шәхси эшкуарлык Мадагаскар үсеш стратегиясенең төп элементлары булып тора. Раваломанана хөкем сөргәндә, бу инвестицияләр шактый икътисади үсеш күрсәткән, ләкин табыш халыкка тигезсез өләшенгән булган, бу урта сыйныф һәм ярлылар арасында киеренкелеккә китергән. 2014 елда икътисад сәяси кризис белән зәгыйфьләнелгән һәм тормыш сыйфаты күпчелек Малагасий халкы өчен түбән булып кала.
 
{{Африка илләре}}