Татар дәүләт драма һәм комедия театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к →‎Театр тарихы: мәгълүмат яңарту
к →‎Театр тарихы: викиләштерү
Юл номеры - 16:
 
== Театр тарихы ==
{{төп мәкалә|Республика татар күчмә театры}}
Беренче спектакль [[1933 ел]]ның [[6 ноябрь|6 ноябрендә]] [[Питрәч районы]]ның [[Шәле]] авылында уйнала ([[Кәрим Тинчурин]] һәм [[Кави Нәҗми]]нең «Булат бабай семьясы» комедиясе). Шул көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З. Закиров, Г. Болгарская, Х. Исмәгыйлов, А. Яһүдин, М. Рәхмәтуллина, Г. Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф. Сәйфи-Казанлы «Зәңгәр алан» (Реж. Г. Ильясов), К. Тинчурин, К. Нәҗми «Булат бабай семьясы» (Реж. Г. Ильясов), А. Зөлкәрнай — «Дала йөрәге» (Реж. М. Илдар), М. Илдар — «Ике система».
* [[Бөек Ватан сугышы]] елларында (''[[1942 ел]]ның октябреннән [[1944 ел]]ның октябренә кадәр'') [[Буа]] [[шәһәр]]ендә [[Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры|Татар академия театры]] филиалы буларак эшли. Соңыннан '''[[Республика татар күчмә театры]]''' статусы ала. Театрның сәнгать җитәкчесе — [[Әсгать Мәҗитов|Ә.Г. Мәҗитов]], труппада артистлар — А. Әхмәтҗанова, Б.Д. Галиуллина, Г.М. Гыйматов, Х. Исмәгыйлов, З.Г. Камалова, С. Сәгыйтова, М. Рәхмәтуллина, С. Хөснетдинова һ.б. эшли. [[1944 ел]]да Күчмә театр [[Казан]]га күчерелә<ref>[http://tatarile.org/maglumat/tt/%D0%BC%D3%99%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D3%99/%D0%B1%D1%83%D0%B0-%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80-%D0%B4%D1%80%D0%B0%D0%BC%D0%B0-%D1%82%D0%B5%D0%B0%D1%82%D1%80%D1%8B «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә]</ref>. [[Казан Кирмәне]]ндә Спас манарасында урнаша.
* 1986 елда [[Камал театры]] яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була. 2005-2010 елларда озакка сузылган ремонт эшләренә күрә тагын бинасыз кала. [[2010 ел]]ның [[14 май]] көнне театр бинасы реставрациясеннән соң театр үз йортына кайтты<ref>[http://www.azatliq.org/content/article/2042856.html Тинчурин үз йортына кайтты]</ref>.
* [[1988 ел]]да театрга [[Кәрим Тинчурин]] исеме бирелә.