Марксизм: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Damir (бәхәс | кертем)
к Damir Марксның социологик концепциясе битенең исемен үзгәртте. Яңа исеме: Марксизм
Damir (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Маркси́зм''' — Марксизм — Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс нигеҙләгәннигезләгән фәлсәфәүифәлсәфи, иҡтисадиикътисади һәм сәйәсисәяси тәғлимәттәгълимәт.
 
[[Карл Маркс]] белән [[Фридрих Энгельс]]ның яшь [[фән]]гә йогынтысы әйтеп бетергесез. Алар, күп гыйльми мәсьәләләр чишү өстенә, [[социология]]гә гомумән көчле импульс биргәннәр. Классик исемен йөрткән күпчелек [[теория]]ләр марксизм белән катгый принципиаль бәхәстә туа.
== Социаль система ==
 
Җәмгыять – кешеләрнең буыннан-буынга күчә торган, тарихи уртак яшәү һәм гамәл итү формасы. Күмәкләп яшәү кешегә генә хас түгел. Биологиядә җәмгыяви җәнлекләр дигән исем алган эт-бүреләр, [[күселәр]], кайбер [[бөҗәкләр]] – [[кырмыска]], [[бал корты]] һ.б.лар чын коммуна итеп яши. Җәмгыять итеп яшәү ике төрле файда бирә: үрчүне рәткә салу һәм саклану. Җәмгыяви җәнлекләр ерткычларга катырак каршылык күрсәтә һәм токымны яхшырак кайгырта. Шуннан аналогия эзләп, җәмгыятьнең үзенчәлеген дә аерып була. Кешелек җәмгыятен кырмыска оясы белән чагыштыру бик файдалы. Аларның уртаклыгы – гамәл нәтиҗәләре (продукт яки хезмәтләр) белән алмашу. Кеше дә, кырмыска да тапканны һичшиксез якындагылар белән бүлешергә тиеш. Алмашу – хезмәт бүленешенең нигезендә ята. Кешелек өчен файдалы шундый кооперация үрнәге аерым шәхесләрне җәмгыятькә берләштерә. Нәтиҗә ясыйк: кешеләрнең үзара ярдәмләшүе җәмгыятьне ныгыта торган гамәл булып санала.
 
Юл номеры - 10:
 
== Җәмгыятьнең үсеше ==
 
Иҗтимагый үсешнең беренче теорияләренә уртак үзенчәлекләр хас. Беренчедән, идеализм – тарихи үсешнең сәбәпләрен рухи чыганактан эзләү. Үсешнең этәргеч көчләрен рухи даирәдән күрәләр: фән, әхлак, хокук, диннең йогынтысыннан. Икенче үзенчәлек – иҗтимагый тормышның диалектикасын аңламау. Иҗтимагый үсеш салмак, әкрен, революциясез, кискен борылышларсыз, турысызык буенча күтәрелү итеп күзаллана ([[Огюст Конт|О. Конт]], [[Герберт Спенсер|Г. Спенсер]]). Кешелек бер урында гына таптанмый, яңа, катлаулырак халәткә күчә: гади маймылдан – кешесыман маймылга, шуннан безнең заман кешесе кыяфәтенә керә (30 мең еллап элек); кыргыйлык белән мәҗүсилектән – цивилизациялеккә һәм «дөрес дингә» килә һ.б. Өченчедән, үсеш авторның кайсыдыр аеруча ошаткан иҗтимагый тәртипнең бетүе белән тәмамлана. Германия философы [[Георг Һегель|Г. Гегель]] (1770-1831) җәмгыять үсешенең югаргы ноктасы итеп герман телле һәм христиан динле дөньяны күргән. Гегельнең укучысы Маркс та кайбер мәсьәләләрдә бу хатаны кабатлый.
«Прогресс» төшенчәсе аша социологиягә аның киләчәге өчен бик мөһим тарихилык, иҗтимагый эволюция, динамика, үзгәреш, модернизация төшенчәләре үтеп кергән. Бүгенге социологиядә «прогресс»ны «эволюция», «үзгәреш» төшенчәләре кысрыклап чыгарган.
Строка 15 ⟶ 16 :
 
== Формацион теория ==
 
К. Марксның формацияләр теориясе буенча кешелек дөньясы эзлекле рәвештә дүрт формация – борынгылык, колбиләүчелек, феодализм, капита¬лизм чорларын узган. Маркс тарихи материализм ысулына таянып, формацияләрнең табигый рәвештә, ләкин революцияләр юлы аша берсен-берсе алыштырып торуын күрсәтә. Аның сүзе белән, «революцияләр – тарихның этәргеч көче». Революцион үзгәрешнең механизмы шундыйрак:
Җитештерү көчләренең һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең тотрыксыз балансы «авыша» башлагач, җитештерү мөнәсәбәтләре үсешкә аяк чала башлый. Шуңа күрә алар революцион үзгәрешләргә дучар ителә. Бу процесс берьюлы иҗтимагый системаның башка компонентлары арасындагы төрле коллизия һәм низагларда чагыла: сыйнфи, идеологик, сәяси көрәш, тарткалашлар көчәя һ.б. Нәтиҗәдә тулы канлы иҗтимагый үзгәреш, иҗтимагый революция хасил була. Әмма революциядән соң да искергән формация элементлары өлешчә сакланып килә. Тарихи процесс коммунизм дәвере җитү белән бетәргә тиеш, дип исәпли Маркс.