Кырымтатар академия музыкаль драма театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Театр |Исем = Кырымтатар академия<br/>музыкаль драма театры |Нигезләнгән = 1901 |Ябы…»
 
Юл номеры - 20:
* XIV-XV гасырларда ук [[Кырым ханлыгы|Кырым ханнары]] өчен театральләштерелгән тамашалар күрсәтелүе мәгълүм.
* [[1901 ел]]да [[Бакчасарай]]да кырымтатар театр труппасы өчен даими бина ачыла.
* [[1923 ел]]да труппа [[Симферополь]]гә күчерелә. Кырым дәүләт татар театрының үз бинасы булмый. Рус драма театрында өч көн кырымтатарча спектакль күрсәтелә. [[1923 ел|1923]]-[[1937 ел]]ларны «Кырымтатар театрының Яңарышы» дип атыйлар. Театр репертуарында дөнья классикасы (''Шекспир, Шиллер, Бомарше, Гольдони, Толстой, Тренев, Гоголь'') белән беррәттән, [[төрки халыклар]]ы драматургиясе күрсәтелә. [[1928 ел]]дан театр директоры булган [[Гомәр Ипчи]] кырымтатар театры өчен 20 пьеса яза һәм 30 пьесаны тәрҗемә итә.
* Сәясәт үзгәрүгә бәйле рәвештә, театр берничә мәртәбә ябыла, бинасын алмаштыра, [[1941 ел]]да алман-фашист оккупациясендә кала, [[1943 ел]]да [[Румыния]]гә ([[Күстәнҗә]]) күчерелә, 1,5 ай совет фильтр лагере аша үткәреп, [[Үзбәкстан]]га сөргенгә озатыла.
* [[1989 ел]]да [[Кырым]]га әйләнеп кайткан бер төркем артистлар (''Ильяс Бахшиш, Айше Диттанова, М. Ибраимова, А. Җәмилев, С. Үмәров, С. Османов'') тырышлыгы белән театрны яңадан торгызу эше башлана. [[Симферополь]]нең Самокиш урамындагы элекке һөнәри белем бирү мәгариф йорты бинасында [[1990 ел]]ның [[15 апрель|15 апрелендә]] Ю. Болатның «Арзы къыз» спектакле белән (''В. Аносов, С. Османов куелышында'') театр үз эшчәнлеген торгыза. Сәнгать җитәкчесе итеп И. Бахшиш, директор итеп Д. Бекиров билгеләнә.