Хорватия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к en:Croatia битеннән тәрҗемә итеп бераз мәгълүмат өстәдем
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 38:
 
Идарә итү формасы — демократик җөмһүрият.
Хорватия ул Үзәк Аурупа, Көньяк-көнчыгыш Аурупа һәм Урта диңгез кислешендә суверен дәүләт. Аның башкаласы [[Загреб]] илнең [[административ бүлеге]] булып тора, Хорватиянең 20 графлыгы белән беррәттән. Хорватиянең мәйданы 56594 кв. км һәм төрле күбесенчә континенталь һәм [[Урта Диңгез климаты]]на ия. Хорватиянең [[Әдрән Диңгезедиңгез|Әдрән Диңгез]] яры янында бер меңнән артык утрау бар. Илнең халык саны 4,28 млн кеше, шуларның күбесе [[хорватлар]], шул ук вакытта иң таралган дини деноминация булып [[Рим Католицизмы]] тора.<br />
Хорватлар хәзерге Хорватия территориясенә безнең эраның 7-нче гасырында килеп урнаша. Алар дәүләтне 9-ынчы гасырда ике герцоглык итеп оештыра. Беренче патша булып 925 елда [[Томислав]] була, ул Хорватияне корольлек статусына кадәр күтәрә. Хорватия Корольлеге (925-1102) үзенең суверенлыгын ике гасыр буена саклап кала һәм аның пигы [[Петар Крешимир IV]] короле һәм [[Деметриус Звонимир]] короле хөкемдарлыклары вакытында була. Хорватия [[Маҗарстан]] белән шәхси шурага 1102 елда керә. 1527 елда Госманлы яулап алуын каршы алып, Хорват парламенты [[Габсбурглар]] династиясеннән Фердинанд I-не Хорват тәхетенә сайлый. 1918-енче елда, [[Беренче бөтендөнья сугышы]]ннан соң, Хорватия Австрия-Маҗарстаннан аерылып чыккан Словеннар, Хорватлар һәм Серблар дәүләте эченә кертелә һәм соңыннан [[Югославия корольлеге]] булып китә. Фашист Италиясе һәм нацист Германиясе тарафыннан тәэмин ителгән фашист Хорват курчак дәүләте [[Икенче бөтендөнья сугышы]] дәвамында булган. Сугыштан соң, Хорватия Конституция буенча социалист дәүләт булган [[Социалист Федератив Югославия Җөмһүрияте]]нең нигезләүче әгъзасы була. 1991 елның 25 июненда Хорватия бәйсезлек игълан итә, ул гамәлгә бөтенләе белән шул ук елның 8 октябренда керә. Игълан итүдән соң уңышлы рәвештә Хорватия Бәйсезлек Сугышы алып барылган.<br />
Унитар дәүләтп булып, Хорватия [[парламент системасы]] астында хөкемдарлык ителә. [[Халыкара Валюта Фонды]] Хорватияне калкып чыгучы һәм үсүче икътисадларга кертә, ә [[Дөнья Банкы]] аны югары керемле икътисадларга кертә. Хорватия [[Аурупа Берлеге]], [[НАТО]], [[Дөнья Сәүдә Оешмасы]], [[Берләшкән Милләтләр Оешмасы|Берләшкән Милләтләр]], [[Аурупа Шурасы]] әгъзасы һәм [[Урта Диңгез өчен Берлеге]]нең нигезләүче әгъзасы булып тора. Берләшкән Милләтләрнең тынычлык саклаучы көчләренең актив катнашучысы буларак, Хорватия НАТОның Әфганстандагы миссиясенә гаскәрләр кертеме ясаган һәм 2008-2009 елларда Берләшкән Милләтләрнең Иминлек Шурасында даими булмаган урын алып торган.<br />