Хорватия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link FA template (handled by wikidata)
к en:Croatia битеннән тәрҗемә итеп бераз мәгълүмат өстәдем
Юл номеры - 38:
 
Идарә итү формасы — демократик җөмһүрият.
Хорватия ул Үзәк Аурупа, Көньяк-көнчыгыш Аурупа һәм Урта диңгез кислешендә суверен дәүләт. Аның башкаласы [[Загреб]] илнең [[административ бүлеге]] булып тора, Хорватиянең 20 графлыгы белән беррәттән. Хорватиянең мәйданы 56594 кв. км һәм төрле күбесенчә континенталь һәм [[Урта Диңгез климаты]]на ия. Хорватиянең [[Әдрән Диңгезе]] яры янында бер меңнән артык утрау бар. Илнең халык саны 4,28 млн кеше, шуларның күбесе [[хорватлар]], шул ук вакытта иң таралган дини деноминация булып [[Рим Католицизмы]] тора.<br />
Хорватлар хәзерге Хорватия территориясенә безнең эраның 7-нче гасырында килеп урнаша. Алар дәүләтне 9-ынчы гасырда ике герцоглык итеп оештыра. Беренче патша булып 925 елда [[Томислав]] була, ул Хорватияне корольлек статусына кадәр күтәрә. Хорватия Корольлеге (925-1102) үзенең суверенлыгын ике гасыр буена саклап кала һәм аның пигы [[Петар Крешимир IV]] короле һәм [[Деметриус Звонимир]] короле хөкемдарлыклары вакытында була. Хорватия [[Маҗарстан]] белән шәхси шурага 1102 елда керә. 1527 елда Госманлы яулап алуын каршы алып, Хорват парламенты [[Габсбурглар]] династиясеннән Фердинанд I-не Хорват тәхетенә сайлый. 1918-енче елда, [[Беренче бөтендөнья сугышы]]ннан соң, Хорватия Австрия-Маҗарстаннан аерылып чыккан Словеннар, Хорватлар һәм Серблар дәүләте эченә кертелә һәм соңыннан [[Югославия корольлеге]] булып китә. Фашист Италиясе һәм нацист Германиясе тарафыннан тәэмин ителгән фашист Хорват курчак дәүләте [[Икенче бөтендөнья сугышы]] дәвамында булган. Сугыштан соң, Хорватия Конституция буенча социалист дәүләт булган [[Социалист Федератив Югославия Җөмһүрияте]]нең нигезләүче әгъзасы була. 1991 елның 25 июненда Хорватия бәйсезлек игълан итә, ул гамәлгә бөтенләе белән шул ук елның 8 октябренда керә. Игълан итүдән соң уңышлы рәвештә Хорватия Бәйсезлек Сугышы алып барылган.<br />
Унитар дәүләтп булып, Хорватия [[парламент системасы]] астында хөкемдарлык ителә. [[Халыкара Валюта Фонды]] Хорватияне калкып чыгучы һәм үсүче икътисадларга кертә, ә [[Дөнья Банкы]] аны югары керемле икътисадларга кертә. Хорватия [[Аурупа Берлеге]], [[НАТО]], [[Дөнья Сәүдә Оешмасы]], [[Берләшкән Милләтләр Оешмасы|Берләшкән Милләтләр]], [[Аурупа Шурасы]] әгъзасы һәм [[Урта Диңгез өчен Берлеге]]нең нигезләүче әгъзасы булып тора. Берләшкән Милләтләрнең тынычлык саклаучы көчләренең актив катнашучысы буларак, Хорватия НАТОның Әфганстандагы миссиясенә гаскәрләр кертеме ясаган һәм 2008-2009 елларда Берләшкән Милләтләрнең Иминлек Шурасында даими булмаган урын алып торган.<br />
Хорватия икътисадында [[хезмәт күрсәтү]] секторы хөкем сөрә, аннан соң [[сәнәгый сектор]] һәм авыл хуҗалыгы бара. Туризм җәй көне керемнәрнең әһәмиятле чыганагы булып тора, шул ук вакытта Хорватия дөньяда турист максталары арасында популярлык буенча 18-енче урында тора. Дәүләт икътисадның өлешен контрольдә тора һәм шактый дәүләт чыгымнары бар. Аурупа Шурасы Хорватиянең иң әһәмиятле сәүдә партнёры. 2000-енче елдан бирле, Хорват хөкүмәте даими рәвештә инфрастуктурага инвестицияләр ясый, бигрәк тә Пан-Европа коридорлары буйлап транспорт юллары һәм уңайлыкларына. Эчке чыганаклар Хорватиядәге энергиянең шактый өлешен чыгара; калганы импорт аша кертелә. Хорватия гомуми сәламәтләндерү системасын һәм бушлай башлангыч һәм икенчел белем бирүне тәэмин итә, шул ук вакытта Хорват мәдәният күпсанлы иҗтимагый оешмалар аша һәм Хорват әдәбиятына һәм массакүләм чараларына инвестицияләр аша тәэмин ителә.<br />
[[Рәсем:Un-croatia.svg|thumb|right|300px|Хорватия]]
{{Аурупа илләре}}