«Мәйдан» журналы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
к викиләштерү
Юл номеры - 24:
'''«Мәйдан» журналы''' — [[Татарстан Республикасы]]нда һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче [[татарлар|милләттәшләребез]] тарафыннан яратып укылучы татар басмасы. Мөхәррияте [[Чаллы]]да урнашкан. Язылу индексы: П2356.
 
[[1990-еллар]]дагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. [[Айдар Хәлим]] мөхәррирлегендә чыккан [[Аргамак (журнал)|«Аргамак»]] журналы ябылгач, [[Чаллы язучылар оешмасы|Чаллы Язучылар оешмасы]] [[Чаллы]]да татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, [[2001 ел]]ның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә. Гыйнварда ул [[Факил Сафин]] мөхәррирлегендә айлык матбага булып басыла башлый. 2005-2014 елларда журналның баш мөхәррире язучы [[Вахит Имамов]] була. Хәзерге вакытта "Мәйдан"ның баш редакторы - [[Фидаил Мәҗитов]].
 
Айгөл Әхмәтгалиева, [[Айрат Суфиянов]], Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, [[Равил Сабыр]], [[Амур Фәләх]], Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәләхов, [[Фидаил Мәҗитов]] кебек каләм әһелләренең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә дөнья күрде һәм аларның барысы да [[Татарстан язучылар берлеге]]нә кабул ителде.