Сальвадор: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Dexbot (бәхәс | кертем)
к Removing Link GA template (handled by wikidata) - The interwiki article is not good
[en:El Salvador] мәкаләсеннән мәгълүмат алып тәрҗемә иттем.
Юл номеры - 39:

Сальвадор — Үзәк Америкада халык саны буенча беренче урында тора.
Сальвадорның башкаласы һәм иң зур шәһәре Сан Сальвадор. 2015 җан исәбе буенча Сальвадор халкы якынча 6,38 млн кеше, бу аны регионның халык иң тыгыз урнашкан иле итә. Аның халкы күбесенчә Аурупа һәм җирле Американ чыгышлы кешеләрнең метисларыннан тора.

Сальвадорда гасырлар буена берничә Мезоамерикан халкы яшәгән, бигрәк тә Кузкатлеклар һәм шулай ук Ленка һәм Майя. 16-ынчы гасыр башында территорияне Испан Империясе яулап ала, ул аны Яңа Испания Вице-корольлегенә кертә. 1821 елда ил Беренче Мексика Империясенең өлеше буларак бәйсезлеккә ирешә һәм соңрак 1823 елда Үзәк Америка Федераль Җөмһүриятенә кушыла. 1841 елда җөмһүриятне ликвидация белән, Сальвадор суверен була Һондурас һәм Никарагуа белән Үзәк Америка Җөмһүрияте дип аталган 1895 елдан 1898 елга кадәр булган кыска шураны формалаштырганчы.

19-ынчы гасыр соңыннан 20-нче гасыр уртасына кадәр Сальвадор фетнәләр, революцияләр, авторитар хөкемдарлар варис булу белән сыйфатлана торган хроник сәяси һәм икътисади тотрыксызлык кичергән. Даими иҗтимагый икътисадый тигезсезлек һәм гражданнарның канәгатьсезлеге бөлгенлеккә төшерә торган Сальвадор Гражданнар Сугышында чагылдырылган, ул хәрбиләр тарафыннан җитәкләнгән хөкүмәт һәм сул канат партизан төркемнәре арасында сугышылган. Конфликт сөйләшүләр белән беткән, ул күпфиркале конституцион җөмһүрияткә китергән, ул хәзергәчә яши бирә.

Сальвадор икътисадында тарихи рәвештә авыл хуҗалыгы хөкем сөрә, ул колониаль чорда иң мөһим булган индиго үсемлегеннән (испанча añil) башланган, шуннан соң кофе булган, ул 20-нче гасыр башында экспорт кертемнәрнең 90 процентын биргән. Сальвадор шуннан соң үзенең кофега бәйлелеген киметкән һәм сәүдә һәм финанс элемтәләрен ачып һәм сәнәгать секторын киңәйтеп икътисадны диверсификацияли башлаган. Сальвадорның 1892 елдан бирле валютасы 2001 елда АКШ доллары белән алмаштырылган.

2010 ел мәгълүматы буенча, Сальвадор баручы тиз индустриализация сәбәпле Латин Америкасы илләре арасында Кеше Үсеше Индексы буенча 12-нче һәм Үзәк Америкада (Панама, Коста Рика һәм Белиз артында) дүртенче ил булган. Шулай да, ил югары җинаять, тигезсезлек һәм ярлылык дәрәҗәләре белән көрәшен дәвам итә.

{{Rq|stub}}