Греция: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
к [https://en.wikipedia.org/wiki/Greece| en:Greece] битеннән тәрҗемә ителгән.
Юл номеры - 34:
|телефон коды =+30
}}
'''Гре́ция''' яки '''Юнанстан''', рәсми исем '''Греция Җөмһүрияте''' ([[Грек теле|грекча]] ''Ελλάδα''; рәсми – [[Грек теле|грекча]] ''Ελληνική Δημοκρατία''; тарихи исем – [[Грек теле|грекча]] ''Ἑλλάς''), иске татар телендә — '''Юнанстан''' — [[Көньяк Аурупа]]да, [[Балкан ярымутравы]]нда урнашкан [[дәүләт]]. <br />
 
Башкаласы — [[Афина]] шәһәре.
 
2011 ел җан исәбе буенча Грецияның халкы 10,8 млн кеше булган. Башкаласы һәм иң зур шәһәре — [[Афина]] , аннан соң Фессалоники шәһәре бара.
Греция стратегик рәвештә Аурупа, Азия һәм Африка киселешендә урнашкан. Балкан ярымутравының көньяк очында урнашып, ул төньяк-көнбатышта Албания белән, төньякта Македония һәм Болгария җөмһүриятләре белән һәм төньяк-көнчыгышта [[Төркия]] белән чиктәш. Греция тугыз географик регионнан: Македония, Үзәк Греция, Пелопоннес, Фессали, Эпирус, Эгей Утраулары (Додеканес һәм Цикладаларны кертеп), Фракия, Крит һәм Ионик Утраулардан тора. Эгей Диңгезе материктан көнчыгышта ята, Ионик Диңгез көнбатышта һәм көньякта Урта Диңгез. Греция Урта Диңгез бассеинында иң озын яр буе сызыгына ия һәм дөньяда озынлык буенча 11-енче озынлыгы 13676 км (8498 миля) булган яр буе сызыгына ия, шулай ук аның күпсанлы утравы бар, шуларның 227-се кеше яши торган. Грецияның 80 проценты таулы, аның иң биек пигы Олимп Тавы, биеклеге 2918 м (9573 фут).<br />
Грек тарихы илләр арасында иң озынлардан берсе. Ил Көнбатыш мәдәниятнең бишеке буларак танылган, ул демократиянең туу урыны булган һәм шулай ук Көнбатыш фәлсәфә, Олимпик уеннар, Көнбатыш әдәбият, историография, сәяси фән, төп фәнни һәм математик принциплар һәм трагедия һәм комедияне кертеп Көнбатыш театрның туу урыны булып тора. Греклар беренче мәртәбә Филипп Македонлы тарафыннан безнең эрага кадәр дүртенче гасырда берләштерелгән. Аның улы Искәндәр Бөек тиз вакытта борынгы дөньяның күпчелеген яулап алып, грек мәдәниятен һәм фәнен көнчыгыш Урта Диңгездән Һинд Елгасына кадәр тараткан. Рим тарафыннан безнең эрага кадәр икенче гасырда аннексияләнеп, Греция Рим Империясенең һәм аның варисы Византиянең интеграль өлешенә әйләнгән. 15-енче гасыр уртасында Госманлы доминионы астына төшеп, хәзерге заман Греция дәүләте 1830-ынчы елда бәйсезлек сугышыннан соң барлыкка килә. Грецияның бай тарихи мирасы аның 17 ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урыннарында чагыла.<br />
Греция демократик һәм үсеше зур булган ил, аның икътисады алга киткән һәм югары керемле, яшәү сыйфаты югары һәм яшәү стандарты югары. Берләшкән Милләтләрнең нигезләүче әгъзасы Греция унынчы ил булып Европа Җәмгыятьләренә (Аурупа Берлегенең алдан килүчесе) кушылган һәм 2011 елдан бирле Еврозонаның өлеше булып торган. Ул шулай ук күпсанлы башка халыкара институтларның, шулар арасында [[Аурупа Шурасы]], [[НАТО]], Икътисад Хезмәттәшлек һәм Үсеш Оешмасы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, ОБСЕ һәм OIF әгъзасы булып тора. Грецияның уникаль мәдәни мирасы, шуннан чыгып зур туризм сәнәгате һәм күренекле кораблар секторы аны урта куәтле дәүләт итеп классификацияләргә мөмкинлек бирә. Ул Балканнарда иң зур икътисад һәм анда әһәмиятле региональ инвестор.<br />
[[Аурупа берлеге]]нә керә.