Наҗар Нәҗми: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Вандаллык
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
Наҗар Нәҗминең кабатланмас иҗаты татар һәм башкорт милли әдәбиятын үстерүгә, аны бөтен илгә танытуда зур роль уйнады. Башка татар шагыйрьләре кебек үк, [[башкорт әдәбияты]] дәрәҗәсен күтәрүгә бәяләп бетергесез өлеш кертсә дә, Наҗар ага үзенең [[татар теле|ана телен]], үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады һәм икейөзлеләнмәде.
 
Халык арасында танылу алган популяр җырлар авторы буларак. Аеруча «[[Өфе юкәләре]]», "Мине юллар чакыра", "Сиңа тагын мин бер киләм әле", "Юкка түгел, юкка түгелдер", "Кышкы романс" һ.б. шигырьләренә [[Рим Хәсәнов]] музыка язган җырлар, "Таулар юлы" җыры [[Заһир Исмәгыйлев]] музыкасына язылган, татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.
 
Шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән [[Дүртөйле|Дүртөйле шәһәрендә]] һәм [[Миңеште]] авылында күп эшләр башкарылды. Аның исеме биредәге күмәк хуҗалыкка бирелде. Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендә бер урам һәм башкорт гимназиясе, авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында, Н. Нәҗми исемендәге премия булдырылган.