Галимҗан Нигъмәти: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к мәгълүмат өстәү
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тәрҗемәи хәле: викиләштерү
Юл номеры - 28:
Ул [[1897 ел]]ның [[26 июль|26 июлендә]] хәзерге [[Башкортстан]]ның Благовар районына кергән [[Өйдрәкбаш|Өйдерәкбаш]] авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Галимҗанга ике яшь чагында, аның әтисе гаиләсен ияртеп [[Уфа]] шәһәренә күчә. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән Әмирҗан агай, тормышы авырлыгына карамастан, улын укытырга тырыша: башлангыч белем алуга, аны [[Уфа]]ның алдынгы мәдрәсәләреннән булган «Галияргә урнаштыра. Галимжан анда бик тырышып укый, соңгы сыйныфларда чагында ул инде үзе дә шәкертләргә әдәбият дәресләре бирә башлый.
 
Октябpь көннәрен Галимҗан Нигъмәти шатланып каршы ала, мөгаллим һәм укучылар комитеты члены буларак, шәкертләр арасында мәдәни агарту эшләре алып бара, [[1918 ел]]ның азагыннан исә Көнчыгыш фронтның Бишенче [[Кызыл Армия]] политбүлеге органы "[[Кызыл яу]]" газетасында әдәби сотрудникхезмәткәр булып эшли башлый. [[1919 ел]]ның язында, [[Уфа]]ның Колчак гаскәрләре кулы на төшү куркынычы тугач, Галимҗан Нигъмәти [[Бәләбәй]] шәһәренә күчә һәм редакциядәге хезмәтен дәвам иттерә. Шунда чакта, [[1919 ел]]да, Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. [[1919 ел]]ның декабрендә Бишенче Армиянең Реввоенсоветы карары белән, газета хезмәткәрләре, шул җөмләдән Галимҗан Нигъмәти дә партия Үзәк Комитетының Себер бюросы карамагына күчерелә. Монда Галимҗан Нигъмәти [[Омски]]да (соңыннан – [[Новосибирск]]ида) чыккан| [[«Азат Себер» газетасы]]нда башта җаваплы секретарь, аннары мөхәррире булып эшли.
 
[[1921 ел]]да Галимҗан Нигъмәти [[Мәскәү]]гә килә һәм, Көнчыгыш коммунистик институтның (КУТВ) бер еллык курсларын тәмамлап, Дәүләт журналистика институтында укый башлый, ләкин, [[1923 ел]]да Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнүе сәбәпле, аңа институтны тәмамларга туры килми.