Вавель: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «thumb|right|300px '''Вавель''' — Польшаның Краков шәһәрендә, Висла яры буенда, Вавель…»
 
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[File:Wawel castle.jpg|thumb|right|300px]]
'''Вавель''' — [[Польша]]ның [[Краков]] шәһәрендә, [[Висла]] яры буенда, Вавель тавында урнашкан архитектура комплексы. Комлекска Вавель {{comment|кальгасы|зáмогы}}, Изге Вацлав һәм Изге Станиславның кафедраль соборы, милли каһарманнарга куелган һәйкәлләр, корольләр, милли каһарманнар, дин эшлеклеләренең каберләре керә. Вавель — Краковның, гомумән, Польшаның милли символы.
 
== Тарих ==
[[File:Wawel2.jpg|thumb|300px|Висла елгасы ягыннан күренеше]]
* [[Х гасыр]]да Вавель тавында [[Польша]] корольләренең Пяст династиясе үзләренә резиденция (''зáмоккальга'') төзи. Вавель тавы [[Висла]] өсте тигезлегеннән 25 ''м'' га күтәрелә. ЗáмокныңКальганың икенче ягыннан тирән сулы канау казыла. Дошманнарга замокныкальганы яулап алу мөмкин булмый.
* [[1000 ел]]да, [[Краков]]та епископлык төзелгәч, Вавель Краков [[Христиан дине|христиан]] епархиясе үзәгенә әйләнә. Шулай итеп, Вавель барлык [[Польша]]ның мәдәни-сәяси һәм дини тормышында әһәмиятле урын ала башлый.
* [[ХI гасыр]]ның 1нче яртысыннан [[XVII гасыр]] башына кадәр Вавель [[Польша]] корольләренең резиденциясе булып тора.
* [[1320 ел]]да Пяст династиясеннән булган Польша короле [[:pl:Władysław I Łokietek|Владислав Локетек]] Вавель тавында үзенә резиденция төзи. Вавельдәге кафедраль соборда (''[[1320]]-[[1364 ел]]ларда төзелгән'') хатыны Ядвига белән башларына таҗ кияләр. Владиславның улы [[:pl:Kazimierz III Wielki|Бөек Казимир III]] корольләр резиденциясен [[готика]] стилендәге зáмоккальга итеп үзгәртеп кора. Шул елдан башлап, барлык Польша корольләре дә нәкъ шушы зáмоктакальгада башларына таҗ кияләр, шунда ук якты дөнья белән хушлашалар да.
* ЗáмокныңКальганың төп өлешләре [[1504]]-[[1535 ел]]ларда, корольләр [[:pl:Aleksander Jagiellończyk|Александр Ягеллончик]] (''[[1501]]-[[1535]]'') һәм [[:pl:Zygmunt I Stary|Өлкән Зигмунт I]] (''[[1506]]-[[1548]]'') вакытында төзелә.
* [[Ренессанс]] стилендәге корылмаларны {{comment|мигъмарлар|архитекторлар}} — диварлар кору өчен җаваплы Эберхард Розенберг (''Eberhard Rosenberg''), таштан декоратив бизәкләр ясау һәм эчке галереяләр өчен җавалы Францишек Флорентчик (''Francyszek Florentczyk'') төзи. Аларның эшен архитекторлар Бенедикт (''Benedykt''), Флоретчик (''Floretczyk''), Бартоломео Береччи (''Bartolomeo Berecci'') дәвам итә. Нәкъ шушы мигъмарлар кулы белән Вавель зáмогы кальгасы [[Аурупа]]да Яңарыш чоры мәдәниятенең гүзәл һәйкәленә әйләнә.
* [[1609 ел]]да король [[Сигизмунд III |Зигмунт III]] [[Краков]]ны ташлап киткәч, Вавельнең әһәмияте кими, зáмоккальга матурлыгын җуя башлый.
* [[1656 ел]]да [[Швеция]] басып алгач, зáмоккальга янгыннардан зарарлана. [[1702 ел]]гы янгын аеруча көчле зыян сала. Шведлардан соң килгән [[Австрия|австриялеләр]] [[1795 ел]]дан [[1905 ел]]га кадәр зáмокныкальганы казарма итеп файдаланалар, төрле биналар өстәп коралар.
* [[1858 ел]]да замоккальга яңадан сафка бастырыла.
* [[1930 ел]]дан рәсми рәвештә зáмоккальга музей итеп игълан ителә.
* [[ХХ гасыр]] уртасында, [[Краков]]ны [[Фашизм|фашистлар]] басып алгач, Краков генерал-губернаторлыгының һәм губернатор [[Һанс Франк]]ның резиденциясе булып торган чорда, зáмоккальга шулай ук какшый. Яшерелмәгән затлы әйберләр урланып бетә.
* [[Икенче бөтендөнья сугышы|Сугыштан соң]] поляклар зáмокныкальганы торгызу эшенә керешәләр, [[Канада]]га илтеп яшерелгән экспонатлар кире кайта.
* Соңгы реставрация [[2003 ел]]да үткәрелә.
 
== ЗáмокКальга ==
==== Сенатор манарасы ====
Сенатор манарасы [[XV гасыр]]да төзелә. Асты таштан, өске ягы кирпечтән өелгән. Комплекста иң биек манара исәпләнә. [[1534 ел]]да замоккальга белән тоташтырыла. Манара озак еллар корольләрнең киемнәрен саклау урыны булып хезмәт итә. Шулай ук дәүләт җинаятьчеләрен дә ябып торалар.
 
==== Сандомир манарасы ====
Сандомир манарасында [[Сандомир]]дан булган асылзат җинаятьчеләрне ябып тотканнар. [[Краков]] [[Австрия]] кул астында чагында, австриялеләр манарага үзгәртүләр кертә. Озак еллар зáмокныңкальганың хезмәтчеләре яши торган урын булып санала. [[2002]]-[[2003 ел]]ларда уздырылган реконструкция вакытында манара иң беренче булган кыяфәтен ала, австриялеләр керткән үзгәртүләрдән баш тарталар.
 
==== Явызлар яки Караклар манарасы ====
Әлеге манарада иң явыз җинаятьчеләр — король казнасын талаучылар ябып тотыла.
 
==== ЗамокКальга ишегалды ====
[[File:Wawel Krakow June 2006 002.jpg|thumb|left|300px|Аркадалы ишегалды]]
ЗáмокныңКальганың бишпочмак шәкелендә, ренессанс стилендә төзелгән ишегалды мәйданы — 2800 дүрткел м.<br/>
Ишегалдына чыгучы биналарның ике аскы каты ярымтүгәрәк '''аркада'''лар белән эшләнгән. Өченче катта аркадалар юк, икеләйтелгән колонналар зáмокныңкальганың ишегалдына таба чыгып торган түбәсен тотып торалар.
ЗáмоктаКальгада [[Польша]]ның милли каһарманы [[Тадеуш Костюшко]]га атлы скульптура урнаштырылган.
[[2016 ел]]ның [[июль|июлендә]] [[Краков]]та, Вавель тавында [[Франциск (папа)|Рим папасы Франциск]] катнашында Бөтендөнья (''христиан'') яшьләренең фестивале үтә.